erid:2VtzquqpS7d
Пөшәнгәрдә янгын
Арча яңалыклары

Пөшәнгәрдә янгын

Бәла аяк астында.

Пөшәнгәр авылында берәүләрнең файдаланылмаган ике мунчалары янган. Кичке сәгать 4ләр тирәсендә. Янгын частеның өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов хәбәр иткәнчә, Пөшәнгәрдән Әхтәм Шәвәлиев үзенең шәхси тракторын янгын сүндерүгә көйләгән. Иң беренче ул ярдәмгә килгән. "Ярый әле Әхтәм абый булган. Ул булмаса, бәлки йортка да янгын күчкән булыр иде. Янгынның нәрсәдән чыкканы тикшерелә. Сак булырга кирәк", -- ди Наил Бәйрәмов.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев