Путин электрон хезмәт кенәгәсендәге стаж турында законга кул куйды
Закон нигезендә алдагы еллардагы стаж турындагы язмаларны да электрон хезмәт кенәгәсенә кертү мөмкинлеге бирелә.
Россия Президенты Владимир Путин 2020 ел башыннан гына түгел, ә алдагы еллардагы стаж турындагы язмаларны да электрон хезмәт кенәгәсенә кертү мөмкинлеге бирә торган законга кул куйды.
РИА Новости хәбәр итүенчә, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Элегрәк закон буенча хезмәткәргә эш бирүченең хезмәт кенәгәсен алып баруын дәвам итү яки аңа эш бирүче тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә белешмә бирү арасында сайлау хокукы бирелгән иде. Шул ук вакытта эш бирүче Россия Пенсия фондының 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән мәгълүмат системасына хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев