erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янында булып кайтты

Район башлыгы Илшат Нуриев шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янында булып кайтты. Ул анда быел февральдә булган иде инде.

–Илшат Габделфәртович, егетләребезнең кәефләре ничек?
– Егетләр без килүгә бик шатландылар, алып барган гуманитар ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул иттеләр. Монда хәзер бар әйбер дә бар, әмма сез алып килгәне өйдән килгән кебек булды, диделәр. Кәефләре әйбәт, күңелләре күтәренке. Әмма һәркайда җитдилек сизелә, алар үзләренең бурычын яхшы аңлый. Шушмабаш егетләре үзләре укып чыккан Шушмабаш мәктәбе коллективын 100 еллык юбилей белән котлауны сорадылар.
Якташларыбыз Россиягә яңа кушылган республикаларда иминлекне саклыйлар, үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтиләр. Арча районы гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да зур эш башкара. Әле менә 14 декабрьдә генә дә Лисичанск шәһәренә 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.
Район оешмалары һәм учреждениеләренең иганәчелек ярдәме исәбенә 602900 сумлык ашамлыклар озатылды.
Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары (китапчыклар, пластилин, ручка, фломастер, буяулар, келәйләр, карандашлар һ.б.) җыйнап җибәрделәр.
Шушы көнне генә дә район халкы җыйган 5 тоннадан артык гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына озатылды. Туганнары һәм дуслары, авылдашлары исемле 242 посылка җибәрделәр.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле арчалар  күрсәткән ярдәм күләме гаять зур.

Район халкына, оешма, учреждениеләр коллективларына, волонтерларга зур рәхмәт! Без шулай бергә булганда көчлебез, киләчәктә дә шулай булса иде. Иң мөһиме – егетләребез ил алдындагы бурычларын үтәп исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев