Район мәдәният йортында Арча 5нче гимназиясенең чыгарылыш кичәсе узды
28 июньдә районыбызның барлык мәктәпләрендә диярлек чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына аттестатлар алды
Арчаның 5нче гимназиясе укучылары өчен әлеге истәлекле көн район мәдәният йортында узды. Быелгы уку елын биредә 92 бала тәмамлады.
Гимназиянең унөч 11нче, җитмеш тугыз 9нчы сыйныф укучысы кулларына аттестат алды бу көнне.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын гимназиянең директоры Нияз Муллахметов котлады.
– Олы тормыш юлына аяк басуыгыз белән котлыйм, укучылар. Сезнең алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачыла. Үз юлыгыз буйлап барып, сайлаган уку йортларына керүегезне телим. Мәктәбебездә укуын дәвам итүчеләр белән киләсе уку елында очрашырбыз, – диде ул.
Барлык имтиханнарны яхшы тапшырып, гимназия данына тап төшермәгәннәре өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Белем турында аттестатлар белән бергә “Укудагы аерым уңышлары өчен” 1 һәм 2 дәрәҗә медальләр алучы укучылар да булды. 11 сыйныфны тәмамлаучы Камилә Матаевага, Фирүзә Мөхәмәтҗановага, Алисә Хаҗиевага – алтын, Сиринә Нәҗмиевага көмеш медаль тапшырылды. 9нчы сыйныф укучылары Ралинә Әхмәдуллина, Самирә Гайнетдинова, Альбина Җәләева, Зәринә Сөнгатуллина, Инзилә Сәйфетдинова, Рияз Сәгыйтов кызыл аттестатлар алды.
Бәйрәмне әти-әниләр һәм гимназия укытучылары тамаша кылды. Котлауларга, җылы теләкләргә, рәхмәт һәм мактау сүзләренә бай булды ул көн. Сәхнә түрендә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан берсеннән-берсе күңелгә үтеп керә торган чыгышлар әзерләнгән иде. Аларның һәркайсында укытучыларга, әти-әниләргә карата рәхмәт сүзләре яңгырады.
Укучыларны сыйныф җитәкчеләре белән беррәттән беренче укытучылары да котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев