erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз җиңү яулый

Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә райондашларыбыз җиңүләр яулап тора

Әле менә 15-16 ноябрьдә Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләр арасында “Һөнәре буенча иң яхшы“ дигән конкурс булып узды. Аның нәтиҗәләре безнең, район өчен бик тә куанычлы.

– Безнең районнан тугыз кеше катнашты, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы конкурсны аеруча яхшы итеп оештырган иде. Бәйге белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һ.б. һөнәр ияләре арасында 9 номинациядә үтте.

Без җиңүчеләрне редакциягә кунакка чакырдык, үзләре белән таныштырып үтик.

Айрат – Гран-при иясе

Сафиуллин Айрат  Ягъфәр улы Югары Оры авылында туган.

“Минем остазым – әтием, – ди ул. – Үземне белә башлаганнан бирле аңа ияреп  басуларга чыга идем. Ул – хуҗалык җитәкчесе, җир кешесе. Минем дә киләчәктәге язмышым җир белән бәйле булуы очраклы түгел. Мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт аграр университетына укырга кердем, агроном белгечлеге алдым, аннан соң аспирантура тәмамладым“.

Туган авылы да кергән  “Аю“ ширкәтенә баш агроном булып әнә шундый әзерлекле белгеч кайта. Матур гына итеп эшләде ул бу җаваплы хезмәттә. Яшьлек – эзләнүләр, үсү чоры. Айрат хәзер 9 районны эченә алган, 225 мең гектар сөрүлек җире булган “Август-Агро“ ширкәтендә орлыкчылык буенча агроном. Гаиләсе белән Арча шәһәрендә яши. “Элек орлыклар күбрәк чит илдән кайтарылса, хәзер без үзебезнең сортларны чыгару белән шөгыльләнәбез, аларны сыныйбыз“, – ди. Кыскасы, киләчәге зур булган яшь галим.

Айрат үзенең белеме, тәҗрибәсе нинди дәрәҗәдә булуын әлеге конкурста күрсәтеп, иң югары бүләккә – Гран-прига лаек булды һәм 200 мең сумлык сертификат белән  бүләкләнде.

Шатлык өстенә шатлык

Иванов Илназ Борис улы Балтач районының Биктәш авылында туган, ул кечкенә чакта әти-әнисе Үрнәк бистәсенә күчеп  килә.

“Мин шунда үстем, шундагы мәктәптә укыдым“, – ди. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлый, менә сигез ел инде “Игенче“ ширкәтенең Божа фермасында ясалма орлык-

ландыру технигы булып эшли. Әлеге һөнәр ияләре бүген аеруча кадерле.

– Ясалма орлыкландыру технигы яхшы эшли икән – ит тә, сөт тә була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – “Игенче“ ширкәтендә һәр ферманың үз ясалма орлыкландыру технигы бар. Һәм алар үз һөнәрләренең чын осталары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илназ узган ел республика конкурсында икенче урынны алган булган. Билгеле инде, моның белән генә канәгатьләнеп кала торган егет түгел ул. Быел менә үз дигәненә ирешкән, беренче урынны яулап 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән. Беренче урынны алучылар киләсе елда 15 көнгә Төркиягә стажировкага барачак!

Илназның быел аеруча шатлыклы елы – күптән түгел икенче кызлары туган. Хатыны Миләүшә “Игенче“ ширкәтендә икътисадчы булып эшли.

Наласада белгечләр өчен программа буенча биш йорт төзелгән иде, алар гаиләсе шуларның берсендә яши.

Курсалар гел алда

Шәрәфиев Рәис Әнис улы (уңда) – “Курса МТСы“ ширкәтенең баш инженеры.

Казан дәүләт аграр университетын тәмамлагач 6 ел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә механик булып эшли.

– Белемле, итагатьле, әзерлекле белгеч, – ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Кыска гына вакыт эчендә механизаторлар арасында абруй казанырга  өлгерде.

Рәис республика конкурсында беренче урынны яулап 50 мең сумлык сертификат белән  бүләкләнде.

Галимуллин Илнур Рәйхан улы – “Курса МТСы“ ширкәтендә механизатор.

Алар гаиләсе бирегә Мари Иленнән күчеп кайта. Хуҗалык җитәкчесе аларны мактап бетерә алмый. Илнурның әтисе дә тракторчы, әнисе – хисапчы-лаборант. Илнур өйләнгән, гаиләсе белән программа буенча салынган йортта яши.

“Курса МТСы“ ширкәтендә соңгы елларда барлык техника яңарып бетте. Галимуллиннар өр-яңа, куәтле “К-700“ тракторларында эшли. Илнур карамагында “МТЗ-1221“ тракторы, өр-яңа “Барс“ сиптергече дә бар. Ул игеннәрне тәрбияләп, өстәмә тукландырып мул уңыш алуга зур өлеш кертә. Кышкы айларда “МТЗ-1221“ тракторы белән тирес чыгара.

Илнур республиканың яшь механизаторлары арасында икенче урынны яулап 40 мең сумлык  сертификатка лаек булды. Ул Әтнә техникумын тәмамлап механик белгечлеге алырга да өлгерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев