erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды

Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады. Районның баш агрономы Раил Шакирҗанов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Гомәр Мифтах улы Наласа авылында туган. Югары уку йортын тәмамлагач Кукмарада сорт сынау участогы мөдире була. Безнең районның “Авангард“ колхозында (Кәче) баш агроном, орлыкчылык инспекциясендә эшли, аннан туган авылы Наласада 8 ел баш агроном була. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном, идарә җитәкчесе урынбасары, “Известия“ колхозы рәисе, аннан яңадан авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Замандашлары Гомәр Мифтах улын  тирән белемле галим-агроном иде дип бәялиләр. Без дә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Аның хатыны Фәния редакциядә озак еллар тәрҗемәче булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев