erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Районга чирле терлек кайтырга тиеш түгел!

Бу мәсьәләдә закон таләпләре бик кырыс

Районга чирле терлек кайтырга тиеш түгел! Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 19 июньдә читтән терлек алып кайтып сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашуда әлеге таләпне берничә тапкыр кабатлады. Чөнки мөгезле эре терлек авырулары республикада да булгалап тора. Аларның иң хәтәре – бруцеллез.

Әлеге һәм башка авыруларны кисәтү чаралары турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчсе Айрат Хәмзин, ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе Искәндәр Латыйпов бик җентекләп аңлаттылар.

Терлек алып кайтырга барганчы, район ветеринария идарәсе белән киңәшергә, кайдан алырга яраганлыгын яки ярамаганлыгын алар яхшы белә, киңәшеп, аңлашып эшләргә. Бу мәсьәләдә закон таләпләре бик кырыс.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев