erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбыз почтальоннары “Татмедиа”да бүләкләнде

Бүләкләү тантанасы “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының өч еллыгына һәм Россия почтасы көненә багышланган иде

“Татмедиа” бинасы каршында Сабантуй уеннары, бүләкләр уйнату, артистлар чыгышлары гөрләде. Ә бәйрәм үзәгендә хөрмәтле хат ташучылар булды.
“Шәһри Казан” газетасына халыкны яздыруда иң зур нәтиҗәләр күрсәтүчеләр арасында Яңа Кенәр авылыннан Резида Фәхретдинова, Роза Хәбибуллина, Яңа Ашыттан  Зимфира Раупова һәм Шурадан Рәйхана Шәйхиева да бар иде. Почта хезмәткәрләре “Татмедиа” агентлыгы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, “Шәһри Казан” редакциясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Резида Фәхретдинова 2006 елдан Яңа Кенәр почта бүлекчәсендә. “Эшемне бик яратам. Кеше белән дус, ягымлы булсаң, эшләп була. Беркем белән низагка кергәнем булмады. Һәркайсы көтеп тора, “акча апай” килгән, дип каршы ала. Газетларыма язылалар, товарларымны алалар. Бик тату эшләдек. Ләкин быел эштән туктармын дип торам. Лаеклы ялда булсам да, җиде ел эшләдем инде. Сәламәтлегем буенча эштән китми булмый. Әле тагын рәхәтләнеп эшләр идем”, – диде ул. Хезмәттәшләрен, авыл халкын бик хөрмәт итүен әйтте. 

Роза Хәбибуллина бу өлкәдә әле яшь хезмәткәр булса да, алдынгылар рәтендә тора. Район газетасыннан кала, авылдашларының “Шәһри Казан” газетасын бик яратып укуларын җиткерде. Авыл халкы белән уртак тел тавып эшли, хезмәтен ярата. “Менә инде ике ел рәттән без почта хезмәткәрләренең эшчәнлеген күреп, югары бәяләп, матур бәйрәмгә чакырдылар. Моның өчен “Татмедиа” җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәтлемен. Хәзер тагын да тырышыбрак эшлисе килә. Газеталарны күбрәк өлкән буын вәкилләре алдыра, яшерен-батырын түгел. Яшьләрнең “газеталары“ хәзер телефонда. Тик һәр басманың тугры укучысы бар. Авылымның һәр кешесен яратам. Бер көнгә генә югалсаң, нишләп газета китермәдең дип түгел, авырып киттеңме әллә, дип хәлемне белеп торалар”, – диде Роза ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зимфира Раупова Яңа Ашыт авылында гомер итә. Яңа Кенәр почта бүлекчәсендә эшләвенә быел 15 ел булган. Чын күңеленнән яратып башкара ул эшен. “Кеше белән эшләргә бик яратам. Килгәнемне көтеп торалар, матур теләкләр теләп озатып калалар. Икешәр сумка күтәреп килеп керәбез. Газета-журналлар өләшүдән тыш, пенсияләр бирәбез, түләүләр алабыз, төрле товарлар сатабыз. Авыл халкы хезмәтебезнең күпкырлы һәм авыр булуын аңлый, алар белән эшләве рәхәт. Газета алдырмаган кеше сирәк авылда. 7-8 газета алдырган кешеләр дә бар. Коллектив та да бик килешеп эшлибез”, – дип уртаклашты Зимфира ханым.

Шурадан Рәйхана Шәйхиева Шура һәм Яңа Сәрдә авылларында газета-журналлар тарата. Белеме буенча – педагог. Почтада эшләүдә тыш, Шурабаш балалар бакчасында да эшли. Почта хезмәткәре булып эшләвенә әле ике генә ел икән. Ике авылда почтальон булырга тәкъдим ясагач, башта куркып калса да, эшкә алына Рәйхана ханым. “Ике эштә эшләү җиңел булмаса да, почта эшен бик яраттым. Җиңелләрдән түгел инде. Шулай да сер бирәсе килми, тырышам. Эшләгәнне күреп, уңай яктан бәяләгәч, күңелләр күтәрелеп китте. Почта хезмәткәрләренең хезмәтен югары бәяләп, хөрмәт итеп, шундый зур тантана оештырганнары һәм мине кунакка чакырганнары өчен зур рәхмәт”, – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев