erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ринат Урманов: “Кеше яратсагыз гына, медицинага барыгыз”

Медицинадан башка булмый. Бу турыда барыбыз да белә. Һәм аларга мөрәҗәгать итмичә калган кешеләр бик сирәктер

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Резедә Төхфәтуллинаның әйткән сүзләре күңелгә кереп калды.

“Мин өч нәрсәгә табынам, – диде ул район Мәдәният йорты сәхнәсеннән. – Аллаһы Тәгаләгә, табибларга һәм очучыларга!”.

 Ә залда район медицина хезмәткәрләре утыра. Һөнәри бәйрәм көнендә үз адресыңа мондый зурлау-ихтирамны ишетү, әлбәттә, күңелле.

Ә тагы да югарырак бәяне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсур Мортазин әйтте.

“Ярый әле сез, медицина хезмәткәрләре бар, медицина булмаса, без, кешелек җәмгыяте, әллә кайчан үлеп беткән булыр идек”, – дип көлдерде.

Ә бит артист сүзләрендә хаклык бар. 
Һөнәри бәйрәм көнне бары тик яхшы сүзләр генә сөйлисе килә. Бу җәһәттән, бер хакыйкатьне әйтеп үтәм: без судья түгел, Аллаһы Тәгалә судья. Безнең редакциягә дә әледән-әле рәхмәт хатлары килеп тора. Табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга рәхмәт әйтәләр. Хезмәтләре җиңел түгел. Алар намусында кеше гомерләре...

Июньнең матур бер көнендә медицина хезмәткәрләре  район Мәдәният йортына җыелдылар. Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә. Узган ел шушы вакытта Арча станциясендә табиблык амбулаториясе ачылды. Шушы күңелле вакыйгадан соң район Мәдәният йортында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Җырчылар Илназ Бах һәм аның хатыны Гүзәл Идрисова кайткан иде. Ә быел  Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары кайтты. Медиклар бәйрәм итә белә. 

Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин килде. Илшат Әхәтович район медицина хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларның авыр һәм җаваплы хезмәтләрен бәяләп үтте, исән-сау халыкка хезмәт итәргә язсын дип теләде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов шулай ук коллективны бәйрәм белән котлады.  

Сәхнәдә үз эшләренә җаваплы караган, халыкка намуслы хезмәт иткән алдынгыларны котладылар. Бәйрәм көнне эш турында сөйләшмиләр. Алар бүген ял итәргә килгән. Әнә, Илсур Мортазин җыен кызыклар сөйли. Көлдерә. Берсен генә сөйлим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бакыйлыкта монысы җәннәткә, монысы җәһәннәмгә дип, адәм балаларын бүлеп утыралар икән. Шунда берәү йөгереп кергән дә кая барырга белмичә, арлы-бирле килеп, тагын кире йөгереп чыгып киткән. Бу кем булды соң, дип сораганнар. Ул реанимациядән керде, дип җавап биргәннәр.

Кызыклар тормыштан алына. Кәрим Тинчурин исемендәге театр төркеме тулы бер концерт куйды. Үзебезнең район үзешчәннәре Расих Галимҗанов, Инсаф Габделбәров җырлавын да рәхәтләнеп тыңладык. Хореограф Аида Ондрина җитәкчелегендә балалар бию коллективы чыгышы бәйрәмнең чәчкәсенә әверелде.

Ак халатлы һөнәр ияләрен ак фәрештәләр дип әйтергә ярата халык. Яхшы табиб, яхшы шәфкать туташын халык ихтирам итә. Баш табиб урынбасары, анестезиолог, реаниматолог Ринат Урмановның медицина белгече булырга теләүче мәктәп укучылары белән очрашуда “Кеше яратсагыз гына медицинага барыгыз”, дигән сүзләре хәтергә уелып калды. Бик дөрес әйтте ул. Кеше яратсагыз гына...  Районнан медицина уку йортларына баручылар күп. Чөнки аларга һәрвакыт эш бар. Медицина хезмәтен сайлагансың икән инде, ачык йөзле, акыллы сүзле дә була бел, авыруны савыктырырга тырыш. Табибларның, гомумән, медицинаның көче дә шунда: авыруны савыктыру! 

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сезгә бары тик “рәхмәт” сүзе генә ишетергә язсын, исән-сау булыгыз!  Язмамны җырчы Резедә Төхфәтуллина сүзләре белән башлаган идем, аның сүзләре белән тәмамлыйм да: “Аллаһ бирсә, Ходай кушса, барысы да әйбәт булыр!”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев