erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ризыкны теләсә ничек сатарга ярамый

Суд залыннан

“Роспотребнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе судка мөрәҗәгать итте. Утырышка судья Марсель Хафизов рәислек итте.

Хәл болай була. “Роспотреб-надзор“ның Татарстан Респуб-ликасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча төбәк бүлегенә  гражданнардан язмача мөрәҗәгатьләр керә. Анда шәхси эшмәкәр А.Р.Гайнетдинова әзерләгән кондитер әйберләр-тортлар ярлыгына әзерләү вакыты язылмаганлыгы турында хәбәр ителә.

“Роспотребнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан “Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында”гы Федераль закон (49 маддә 1нче бүлек, 31.07.2020, №248) нигезендә А.Р.Гайнетдиновага кисәтү ясалды.

“Роспотребнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектаудагы төбәк бүлеге тарафыннан “Техник көйләү турында”гы Федераль закон (38 маддә, 2нче бүлек, 27.12.2002, №184) нигезендә  ризык әзерләү буенча кешегә зыян китермәү турындагы чаралар программасын эшләү таләбе куелды.

Шәхси эшмәкәр А.Р.Гай-нетдиновага кондитер әйберләр-тортларны әзерләү вакытын куймыйча җитештерүне туктатырга, бары тик әзерләү вакытын куеп, куллану срогы таләпләре үтәлергә  тиеш.

Әмма дәүләт контроле органы адресына шәхси эшмәкәрдән җавап булмый.

Шәхси эшмәкәр суд утырышына килмәде, килмәү сәбәбен судка хәбәр итмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФның Гражданлык процессуаль кодексының 167 маддәсе һәм шушы ук законның 233 маддәсе нигезендә суд эшне килмәгән кешедән башка да үткәрә ала.

Гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар санитар законнар таләпләрен үтәргә тиешләр, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр кеше сәламәтлегенә зыян салырга тиеш түгел.

Федераль закон нигезендә ризыклар, ризык өстәмәләре, азык чималы, аларны җитештергән, саклаган, ташыган һәм саткан вакытта кулланган савытлар, материаллар санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килергә тиеш.

Таможня союзының “Азык прдукциясенә келәймә кую” дигән техник регламенты нигезендә азык продукциясенә язылган мәгълүматлар аңлаешлы, тиз укылучан булырга тиеш. Язулар, билгеләр маркировка фоныннан аерылып торсын, капма-каршы төстә булсын. Маркировка азык продукциясенең куллану срогы дәвамында сакланырга тиеш.

“Роспотребнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча бүлегенең  шәхси эшмәкәр А.Р.Гайнетдиновага карата санитар законнарны бозуны туктату турындагы таләпләре канәгатьләндерелде. Шәхси эшмәкәргә “Ихлас” маркасындагы тортка эшләп чыгару көне турындагы мәгълүматны язу бурычы йөкләнде.

Район судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев