erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Россия чаңгы юлы - 2025» ярышына Арчага авыллардан гаилә белән дә килделәр

Сикертән мәктәбе физик тәрбия укытучысы Разил Нәбиуллин чаңгы ярышына башлангычларда укучы биш бала алып килгән.

Сикертән мәктәбеннән Арчада чаңгы ярышында катнашкан биш укучының берсе - 3нче сыйныфта укучы Инсаф Әһлиуллинның әти-әнисе дә чаңгы бәйрәменә килде. Инсафның әнисе Лилия ханым Яңа Чүриле психоневрология интернатында эшли. Әтисе Илнур Арчада заправкада. Бергә-бергә күңелле, диләр алар. Улыбыз Инсаф физкультура дәресендә генә түгел, әтисе белән дә чаңгы шуарга чыга, ди әнисе. "Чаңгы юлын участок инспекторы Данис "Буран" белән салып тора. Әйтеп тә торасы юк. Рәхмәт", - диде Разил Нәбиуллин. Инсаф физкультура, инглиз телен һәм рус әдәбиятын яратам, дип тә шаккатырды. Исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре