erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесенең гран-при иясе Гүзәл Вәлиева әнисенә рәхмәтле

Ел да уздырылып килүче Россиякүләм бәйгенең йомгаклау этабы быел Арчада узды

Шунысы куандыра - «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык катнашучы арасыннан иң шәп хезмәт язучы дип районыбыз укучысы танылды. Иске Чүриле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева - гран-при иясе. 

Бу җиңүе өчен кыз әнисенә рәхмәтле. Әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнисе Ләйсән Вәлиева тәкъдиме белән башланып киткән эш бүген Гүзәлгә зур җиңү алып килде.

Бу хезмәтне алар язучылар берлеге әгъзасы булган абыйлары Гайсә Гатауллинга(1948-2007) багышлаган. Нәселләренең олы шәхесе булучы Гайсә Гатауллинның нәсел агачын гына төзеп  калмыйча, аның район һәм республика өчен керткән өлешен яктыртып, "Моңың калды йөрәкләрдә" исемле китап чыгара хезмәт авторлары. "Моңарчы беркая да урын алмаган шигырьләре, язмалары күп әле Гайсә абыйның. Аларны да тупладык. Тагын бер китап чыгарырга ниятебез бар", - диде гран-при иясе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Жюри тарафыннан югары бәяләнгән чыгышы һәм башкарган хезмәте өчен Гүзәл Вәлиева 25 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев