erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәгать төзәтүче – сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе

Белеме буенча икътисадчы, шөгыле буенча сәгатьләр төзәтүче, ачкычлар ясаучы, өч бала атасы, сәяхәтче, донор...

Түбән Мәтәскәдә яшәүче Руслан Зәкиев белән без остаханәсендә очраштык. “Әле генә Казаннан кан биреп кайттым”, – диде ул. Ничәнче тапкыр? Үзе дә төгәл хәтерләми.

Сәгать төзәтүче – сирәк очрый торган һөнәрләрнең берсе. Заманында Арчада Марсель абый бар иде. Аны кем генә белмәде икән?! Бөтенебез шуңа бардык. Марсель абыйның вафатыннан соң бу һөнәр белән шөгыльләнүче калмады. Без шулай уйладык.

– Булган алар. Берсе Арча станциясендә, икенчесе Дербышкида эшләгән. Элеккеге сәгать төзәтүчеләр кызыксынып керә монда. Мидхәт абый запас частьларны да алып килде, – диде Руслан. – Мин кирпеч заводында сату буенча менеджер, сату бүлеге җитәкчесе булып эшләдем. Аннан җитәкчелек алышынды. Җитәкче үз командасын алып килде. Миңа үз теләгем белән эштән китәргә туры килде. Нишләргә? Блогерлыкны үзләштерергә теләдем. Арча турында видеороликлар төшердем. Әмма бу шөгыльнең минем өчен түгеллеген аңладым. Бәйләү җепләре алып кайтып сатарга булдык. Хатыным Айгөл бик яхшы бәйли дә. Интернет аша үз сайтыбызны булдырдык. Тик бу да сезонлы гына эш икәненә төшенеп алдым. Каты коммуналь калдыкларны урнаштыру белән шөгыльләнүче “ЭКО-Сити” ширкәтенә диспетчер булып урнаштым. Бездә әле аның ачылган вакыты гына иде. Бөтен маршрутны, графикны мин төзедем. Әле дә шуның буенча йөриләр. Аннан янгын частена чакырдылар. Бөтен документ әйләнеше, архив өчен җавап бирәм, янгын сүндерүчеләр өчен киемнәр алып кайтам һәм башкалар. 

Ничек акча эшләргә?
– Руслан, ә сәгать төзәтү белән кайчан кызыксына башладыгыз?
– Берара миндә шундый сорау туды – Арчада нәрсә юк? Ни белән шөгыльләнергә? Ничек акча эшләргә? Шунда искә төште – Марсель абый үлгәннән соң шәһәр кадәр шәһәрдә берәү дә сәгать төзәтми бит! Заманында үзем дә Марсель абыйга йөри идем. Әллә тәвәккәлләп караргамы? Беренче чиратта кирәк булган җиһазларны алып кайтып эшләп карадым. Өч ел элек булды бу. Барып чыкты. Өйдә төзәттем, заказлар бирә башладылар. Кемгәдер батареяларын, кемнәргәдер браслетларын алыштырдым. Үземә дә ошап китте. Башка кирәкле җиһазларны да сатып алдым. Хәзер инде остаханә өчен урын кирәк булды. Шәһәрдә яңа  бина төзелеп килә иде. Соравым буенча җитәкчесе баскыч астындагы урынны миңа ярак-лаштырып эшләде. Матур да булсын, кеше дә керсен – шундый урын кирәк иде. Кечкенә, әмма уңайлы. 2021 елның мартыннан шунда эшлим. Ярты көн төп эш урынымда, төштән соң монда. Җитәкчеләр каршы килмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бик зур түземлек кирәк
– Хәзер электрон сәгатьләр күбрәк кулланалар. Аларны да аласызмы ?
– Смарт сәгатьләрне икенче җирдә төзекләндерәләр. Килүчеләрне шунда җибәрәм. Алар да үз клиентлары булмаганнарны миңа юллый. Шулай бергә аралашып эшлибез. Әмма механик сәгатьләрне дә бик күп алып киләләр. Элеккеге сәгатьләр. Утыз проценты истәлек. Кемнеңдер бабасыннан калган истәлек, кемгәдер мирас булып күчкән, бүләк итеп бирелгән, командир, президент, корабль сәгатьләре һәм башкалар. Өстәл, стена сәгатьләрен дә китерә башладылар. Механик кул сәгатьләрен дүрт сәгать, стенаныкыларны атна буе төзәтәм. Йөрмиләр икән, тулысынча сүтәм, карыйм, кирәк икән, частьларын алыштырам, майлыйм, яңадан җыям. Эчке механизмын ясыйм, әмма реставрация белән шөгыльләнмим. Кварц сәгатьләренең механизмын икенчене куям. Шулай ук батареяларны, браслетларын, каешларын алыштырам. 
– Ә частьларын кайдан аласыз?
– Аларны табуы кыенрак шул. Петербургтан, Кырымнан кайтарам. Интернет буенча эзләргә туры килә. Җыйдым инде, эшләргә була. Майлары (махсус була) да бик кыйммәт. Эшнең җитмеш проценты кул белән башкарыла, калганы махсус яхшы җиһазлар белән. Монда бик зур түземлек, тырышлык кирәк. Станок аласы бар. Субсидиягә өметләнгән идем, барып чыкмады әле.

Акча үзеннән-үзе күктән төшми
– Руслан, сез сәгатьләр генә төзекләндереп калмыйсыз, ачкычлар да ясыйсыз бит. Анысы да Арчада юк бугай?
– Бер-ике урында бар ул. Тик алар миңа җибәрә. Ә ачкычлар белән мин ярты елдан соң шөгыльләнә башладым. Хәзер меңнән артык төрдә ачкыч ясыйм. Арчада нинди ачкыч кулланыла, шуның туксан процентын. Машина (чип белән дә), домофон (балалар бакчалары, йортлар өчен), сейф, гараж ачкычлары – барысын да. Аларга аксессуарлар да алып кайттым. 
Руслан Зәкиевның әти-әнисе Мирҗәмнән, хәзер Арчада. Озак еллар Сургутта яшәгәннәр. Руслан да шунда туып-үскән. Бик яхшы укыган. Югары белем алган. Икътисадчы ул. Армиядә хезмәт итеп кайткан. Өйләнгән. Хатыны Айгөл инглиз теле укытучысы. Өч балалары үсеп килә. Олы уллары Тимур әтисе кебек үк кызыксынучан, тырыш, булган. 
– Тугызынчы сыйныфта укый ул, – диде Руслан. – Җәйге каникулларда остаханәдә минем янда эшләде. Акчаның үзеннән-үзе күктән төшмәвен, аны эшләп табарга кирәклеген аңласын өчен урнаштырдым яныма. Ачкычлар ясарга өйрәнде. Үзе өчен киләчәктә кирәк булуы да бар. Акчаны да хезмәте өчен генә түләдем. Бөтен җирдә дә син теләгәнчә түләмиләр, башка чыгымнар да бар икәнен белсен, дидем.

Энергия туплап кайталар
Балаларына карата таләпчән дә, шул ук вакытта алар өчен барысын эшләргә дә әзер ул. Өч баласын (икесе кечкенә әле) алып, хатыны белән машинада сәяхәткә чыгып китә. Диңгез буенда ял итеп яту түгел, бөтен җирне – таулар, урманнар, чит җирләрне күрергә кирәк аңа. 
– Әниләрдән күчкәндер инде ул. Ел да машинада авылга кайта идек. Урманнарга йөрдек. Шуннан юлга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләнгән. Әле дә дәвам итәбез. Балалар күңеленә дә сеңдерергә тырышабыз. Энергия туплап кайтабыз, – диде Руслан.
Үз көчләре белән Түбән Мәтәскәдә йорт төзеп чыктылар. Балаларны мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртергә, карашырга әби-бабай булыша. Хатыны да бик тырыш, барына да өлгерә.

...Русланның планнары зурдан. Ул бер урында гына таптана торган кеше түгел. Яңалык булсын. Яхшы станоклар алып, эшен тагын да киңәйтергә уйлый. Һәм Руслан теләгенә ирешәчәк тә. Чөнки анда омтылыш көчле. Уңышлар телибез үзенә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев