erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шәхес эзләре: Габдрахман Ишморатовка багышланган конференция

27 ноябрьдә Арча агросәнәгать көллиятендә XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында яшәгән сәнәгатьче, сәүдәгәр һәм химаяче, Казан артында иң эре җирбиләүчеләрнең берсе Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовка багышланган “Халык хәтерендә яшәр илгә иткән игелек“ дип аталган фәнни-гамәли конференция булды.

Әлеге чараны оештыруда Үрнәк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фатыйхов Равил Шамил улы башлап йөрде һәм зур көч куйды. “Әле бу эшнең башы гына, әлеге шәхес ныклап өйрәнүгә лаек“, - диде ул үзенең чыгышында.

Килгән кунакларны көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев тәбрикләде. Габдрахман байның утары Үрнәк бистәсе җирлегендә урнашкан булган. Бөек Ватан сугышы башлангач Арча педагогия училищесы Үрнәк бистәсенә, Габдрахман бай йортларына күчерелә. Якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев байның ике катлы йортында укулары турында яза. Байның кайбер биналары әле бүген дә хезмәт итә.

Габдрахман  Ишморатовның  тормышы, халыкка күрсәткән игелекләре турында ветеран укытучы Роза Фатыйхова тулы итеп сөйләде.
Балтач районындагы Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее директоры Фирая Зыятдинова музейда Габдрахман Ишморатовка багышланган күп материаллар саклануын әйтте. Алар арасында байның Үрнәк бистәсендәге ат заводын тотарга алган рөхсәт язуы да саклана икән.

Кунаклар арасында Габдрахман Ишморатов оныгының улы Әхмәт Батталов, приказчигының оныгының улы Илдар Шәфигуллин да бар иде. Әхмәт әфәнде дүрт ел элек Иске Татар зиратында Габдрахман Ишморатовның, малайлары һәм кызларының каберләре табылуы турында сөйләде. Хәзер аларны төзекләндергәннәр. Шунысы кызык, әлеге каберлек Г.Тукай кабере янәшәсендә диярлек икән. Әлеге ике шәхес таныш булганнар.
Менә шундый кызыклы яңалыклар белдек бу очрашуда. Алар турында тулырак язарбыз әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев