erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сәхнә ветераннарына багышланган «Язгы ташу»

Яңакенәрләр булдыра!

 Яңа Кенәр мәдәният йортында сәхнә ветераннарына багышланган "Язгы ташу" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Казаннан бер төркем артистлар кайтты. Нурзадә, Раиль Бакиев, Радик Хәйретдинов, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева матур концерт куйдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп тыңлап утырды үзләрен. Сәхнә ветераннары кичәсенә кайткан артистлар барысы да минем якын дусларым. Гап-гади, эчкерсез кешеләр алар! Үзешчәннәр дә, афәрин, концертта актив катнаштылар. Алар: Равия Хөсәенова,  Алия Абдрәшитова, Надиль Шакирҗанов, Газинур Тимергалиев, Даймә Хәкимова, Гәбделбәр Сабиров, Гүзәл Самигуллина, Наҗия Әхмәтҗанова, Алия Латыпова, Рүзәл Мортазин, Алсу Терентьева, Гөлнур Сафина (мәдәният йорты директоры һәм сценарий авторы), Сөмбелә Хәнәфиева, Радик   Фатхуллин, Гөлчәчәк Карпова, Лилия Фәйзрахманова, Роза Шаһимәрдәнова, Гөлшат Нәбиева. Соңыннан Яңа Кенәр мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнур Сафина белән сөйләштек. "Сценариен үзем яздым. Казаннан артистларны да дәштем, - дип сөйләде ул. -  Яңа Кенәр мәдәният йортына, сәхнәгә, һәр концерт саен үзенең өлешен керткән абый-апаларга бүләк ясыйсым килде. Мәдәңият йортында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Җәүдәт абый Галимуллинны туган көне белән , Раушания апа белән бергә гомер итүләренә 50 ел булу уңаеннан бүләкләр белән котлап үттек. Яңа Кенәр авылы үзешчәннәренә мин бик рәхмәтле. Алар белән тау күчереп була!  Исән-сау булсыннар! Алга таба да тамашачыны, авыл халкын үзләренең җыр-моңнары белән сөендереп торсыннар".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре