erid:2VtzquqpS7d
Шәһәрнең өч мәктәбен карантинга япканнар
Арча яңалыклары

Шәһәрнең өч мәктәбен карантинга япканнар

Укучылар дистанцион формада укый.

Казанда өч мәктәптә карантин игълан ителгән, укучылар өйдә укыячак Казанда өч мәктәптә дүрт классны карантинга япканнар. Барысы 105 бала өйдә укыячак. 62 нче мәктәптә – бер класс, 78 нче лицейда – бер класс һәм 122 нче гимназиядә – ике класс (параллель тугызынчы сыйныфлар).карантин 25 сентябрьгә кадәр булачак. Роспотребнадзор карары буенча, классның 20 проценты авыру сәбәпле укырга килмәсә, ул ябыла. Алар дистанцион формада укый. Казан мәктәпләрендәге хәлнең ОРВИмы, коронавирус аркасындамы икәне билгесез.   Татарстанның башка торак пунктларында карантинга ябылу очраклары юк.

Фото: пиксабай

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30496

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев