erid:2VtzquqpS7d
Соңгы тәүлектә Татарстанда 30 коронавирус очрагы теркәлгән
Арча яңалыклары

Соңгы тәүлектә Татарстанда 30 коронавирус очрагы теркәлгән

Соңгы тәүлектә Арчада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 30 коронавирус очрагы теркәлгән. Аларның 3се - читтән кайтарылган, 27се - контактлы.

14 кеше хастаханәләрдә, 16 кеше - өйдә дәвалана.

Иң күп очрак Казанда теркәлгән - анда 15 кеше авыру йоктырган. Чаллыда -8, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Мөслим, Питрәч районнарында - 1әр, Минзәләдә - 2 авыру очрагы теркәлгән. 

14 июньгә Татарстанда 21908 коронавирус белән авыручы теркәлгән. 

Барлык чорда 19328 кеше дәваланды, аларның 17-се - соңгы тәүлектә. 


Нет комментариев