erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Спектакльдән кайттым да, оныкка карадым

Быел язлыкта арчалар Казанга Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына йөрделәр. Чөнки анда Камал артистлары якташыбыз Наласа егете, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин язган “Көзге кайтаваз” кайдан яңгырый?” әсәре буенча эшләнгән спектаклен куйдылар.

Беркөнне Арча үзәк китапханәсенә очрашуга кайтты ул. Спектакльне карарга өлгермәгәннәр: “Эх, спектаклен карыйсы иде, җәен Камал артистлары гастрольләргә чыгып китә, көзгә кала инде?!” – диештеләр.  Кызыксынып, телефоннан Г.Камал исемендәге театр афишасын ачып карадым: 19 августта гына карарга була бу спектакльне. Аңа кадәр көтәбез инде!
Рөстәм Галиуллин – Г.Камал театрының яңа авторы. “Бу әсәрне спектакльгә алырлар дип уйламаган идем”, – диде ул. “Көзге кайтаваз” – Рөстәм Галиуллинның “Яңа татар пьесасы” драматургия бәйгесендә махсус бүләк алган пьеса. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы  бүләгенә лаек булды. “Әсәр драма жанрында язылды, – дип сөйләде Рөстәм Галиуллин. – Спектакльнең режиссеры – Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Ул әсәрне сәхнәгә комедия жанрында куйды. Фәрит Бикчәнтәев бик гади кеше икән. Рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Аралашу өчен  җайлы шәхес”. 

Баш режиссер “Яңа татар пьесасы” конкурсында финалга чыккан пьесалар арасыннан “Көзге кайтаваз”ны сайлый. Спектакльне музыкаль яктан Фәрит Бикчәнтәевның улы Йосыф Бикчәнтәев бизәгән. Ата белән улның уртак эше. 

Спектакльдә вакыйгалар 70 яшьтәге (мин аны 80 яшьтә дип язган идем, дип әйтеп куйды Рөстәм, чөнки 70 яшьтә кеше алай ук карт булмый) профессор гаиләсендә бара. Гомерләрен татар теле гыйлемен өйрәнүгә һәм ана телебезне студентларга өйрәтүгә багышлаган Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның уллары татарча камил сөйләшсә дә, бердәнбер оныклары бөтенләй татарча белми. 2 сәгать 20 минут барган спектакльдә башыннан ахырына кадәр көлеп утырасың. Баш режиссерның драмадан комедия ясавы отышлы. Тыштан көлдерә, ә эчтән елаттыра торган спектакль. “Туган телне сак-лау – көн кадагындагы мәсьәлә. Спектакльне көлеп карыйсың, ә аның эчендә трагедия ята, – дип сөйләде Рөстәм Галиуллин. – Спектакль кешегә тәэсир итәргә, уйландырырга тиеш. Мин шул максатны күздә тотып яздым да инде. Миңа шалтыратып та, язмача да әйтүчеләр булды,  спектакльдән соң кайттым да оныкка карадым дип. Кешедә үземнән башларга кирәк, дигән фикер туа икән инде, димәк, максатыма ирешкәнмен. Конкурска өч әсәрне тәкъдим иткән идем. Мин җиңәр дигәне баштан ук төшеп калды (көләләр). Узган елның 22 декабрендә бүләкләделәр. Артымнан Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев дәшә: “Көзге кайтаваз” дип, күрәсең исемне оныткан... (көләләр)”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча үзәк китапханәсендәге очрашу әнә шундый җылы сөйләшүләр белән барды. Рөстәм үзен бик гади тотты. Сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде. Очрашуны китапханәнең зурлар бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева алып барды. Кай арада ике сәгать үтеп китте! Юк,  җыр, биюләр булмады.  Әмма уйландыра торган, кызыклы сөйләшү булды. “Мин бу турыда 10 ел уйланып йөрдем, ике көндә яздым”, – диде Рөстәм Галиуллин. Сүз телне, татар телен гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә саклау турында бара иде. Ничек? Шуның өчен дә спектакльнең үзен карарга кирәк. Барабызмы Казанга спектакльгә? Барабыз!

Очрашу тәмам. Истәлеккә фотога төшкәннән соң китапханәдән: “Бу Рөстәм ничек барысына да өлгерә икән?” – дия-дия таралыштылар. Минем үземдә дә шул сорау. Яшь кенә булса да (1987 елгы), күп нәрсәгә өлгергән һәм өлгерә ул. Казан дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада укый. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан китаплары, тәрҗемә иткән әсәрләре. “Шәхри Казан” газетасында, “Казан утлары”, “Идел” журналында, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән еллары, 2018 елдан – “Казан утлары” журналының баш мөхәррире. Татарстан Язучылар берлеге, журналистлар берлеге әгъзасы. Өйләнгән, ике баласы бар. Без Рөстәмгә иҗади уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев