erid:2VtzquqpS7d
Сугыш ветераннарына истәлекле китап бүләк иттеләр
Арча яңалыклары

Сугыш ветераннарына истәлекле китап бүләк иттеләр

Бүген Татарстанның фото остасы Фәрит Гобәев Арчага кайтты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән Фәрит Гобәев сугыш ветераннары фотолары тупланган "Җиңү барыбыз өчен дә бер" ("Победа одна для всех") дигән яңа китапны сугыш ветераннарына бирделәр. Республика күләмендә эшләнгән 360 битлек  бу китапка 150 сугыш ветеранының фотолары кергән. 43 районнан.

Безнең Арча районыннан 7 ветеранның фотосы кергән. Китапның авторы--Фәрит Гобәев.

Арчада яшәүче Тәлгат Ногымановка һәм Госман Габдерәхимовка китапны тапшырганда без дә катнаштык. Аларның фотолары бу китапка кертелгән. Исән-сау булсыннар!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев