erid:2VtzquqpS7d
Ташкичүдә кунак бар
Арча яңалыклары

Ташкичүдә кунак бар

Рәхмәт белдерәләр

Ташкичү мәдәният йортында Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ нең сәнгать белеме кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Людмила Михайловна Шкляева булды.Искиткеч матур, истәлекле һәм эчтәлекле, онытыла барган миллилекне янәдән киләчәк буынга тапшыру максатыннан кирәкле осталык классы бүләк итте. Китапханәгә кереп, истәлеккә китап калдырды.Авылыбызның борынгы 100дән артык яше булган, ләкин бүгенгедәй сакланган истәлекле йортларында , тарихи мәчетебездә дә булдылар.Безнең якларның матурлыгына, халыкның бердәм һәм кунакчыл булуына сокланып, рәхмәтләрен белдереп киттеләр. Без үз чиратыбызда, килгән авыл халкына, Ташкичү мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына аның рәхмәтләрен кабат җиткәрәбез, шундый хөрмәтле ханым килгәне өчен үзебез дә рәхмәт белдерәбез.

Тәнзилә Вәлиева,. Ташкичү

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев