erid:2VtzquqpS7d
ТАССР белән бер елгы Мәдинә апа
Арча яңалыклары

ТАССР белән бер елгы Мәдинә апа

Котлыйбыз, Мәдинә апа.

Иске Ашыттан Мәдинә апа Шәрәфиевага бүген 100 яшь тулды. Бер гасырлык юбилее белән аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Мәдинә апа әле собханалла. Рәхәтләнеп аралаша, уен-көлке белән сөйләшә. Кунакларга, аеруча үзен олылап килгән район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтләрен белдерде. "Путинга кадәр мине белә икән",- дип шаяртып та алды.

- Гомерем дәверендә бик күп авырлыклар күрдем. Хәзер тормыш бик яхшы, шөкер итә белергә генә кирәк",- диде ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев