erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

ТатАрчаҖәй берләштерә

Балаларның иатур каникул вакытлары.

ТатАрчаҖәй берләштерә

Җәйнең иң матур, чәчәкле июль аенда Арча педгогия көллияте төрле төбәкләрдән килгән балаларны “ТатАрчаҖәй” аланына җыйды.

1 июльдән 18 июльгә кадәр көллият базасында татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “Без – Тукай оныклары” “ТатАрчаҖәй” төбәкара җәйге ял аланы эшли. Лагерьның беренче сменасы 1-18 июльдә үтә, икенче сменасы 22 июль - 8 августта булачак.

Көллияткә якынаюга ук балаларның шатлыклы авазлары, күңелле музыка тавышы каршы ала.  Көллият капкасын ачуга каршыга “Исәнмесез” дип саф татарча исәнләшеп, балалар үзләре дә килеп чыкты. Шулай булмый ни – “ТатАрчаҖәй” дип аталучы аланның исеме дә җисеменә туры килеп тора. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән укучылар Габдулла Тукайның туган ягында, саф татар мохитендә ял итә. Хәер, ял итә, дип кенә әйтү дөрес тә булмас. Балаларның ялы эчтәлекле, файдалы чаралар белән дә баетылган. Аланның юнәлеше дә – татар теленең мәдәниятын, сәнгатен, әдәбиятын өйрәнү. Каян гына килмәгән укучылар: Чиләбе, Төмән, Әстерхан, Пермь, Киров, Оренбург, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан,  Мари Эл – барысы 150  бала. Аларның һәркайсы татар теле буенча олипиадаларда, төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешкән, җиңү яулаган. Аларны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы туплады.

Аланыбызга килергә теләүчеләр бик күп. Шуңа да сайлап алу кагыйдәләре бик катгый.  Аланга күбесенчә татар теле олимпиадаларында һәм төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашучы балалар килә. Ял итүче балалар туган телләрендә бик әйбәт сөйләшә. Әлбәттә, һәр төбәкнең үз диалекты бар. Әмма бу бернинди авырлык та тудырмый, киресенчә, балаларның төрле диалектларда аралашуын күзәтү безгә, педагогларга, өстәмә тәҗрибә бирә. Аланда балалар 6 төркемгә бүленгән. Һәр төркемдә икешәр әйдаман. Әйдаманнарыбыз – көллиятебезнең иң актив, иң булган, махсус әзерлек узган студент кызларыбыз һәм егетләребез. Бөтен чаралар да татар телендә оештырыла. Алан тормышын үзебезнең Телеграм-каналда яктыртып барабыз. Бу әти-әниләр өчен дә бик кулай. Балаларының нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күреп торалар.

Балаларның биредә күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, осталык класслары – укучыларның көндәлек тормышын мавыктыргыч итә.

Төшкә кадәр белем бирү чаралары булса, төштән соң ял итү чаралары.Кич белән дә күңел ачу чаралары оештыралар. Алан өч төрле юнәлештә эшли: лингвистика, вакытлы матбугат, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият юнәлеше. Укучылар артистлар, җырчылар, галимнәр, төрле танылган шәхесләр белән очраша. Һәр көн аерым исем белән атала.

Көненә биш тапкыр тәмле ризыклар белән тукланып, көллиятнең тулай торагында заманча шартларда яшәп, җырлап-биеп, күңел ачып, яңа дуслар табып, иң мөһиме – татар телендә аралашып, ял итә балалар. Аланда үткәргән көннәр аларның һәркайсының күңелендә якты матур бер мизгел булып саклансын, еллар үткәч тә бөек Тукай ватаны булган Арча ягын матур хатирә итеп искә алырга язсын. Ә “ТатАрчаҖәй” аланы исә дәвамлы булсын, киләчәктә бүген бирегә килгән балаларның балаларын да кабул итсен, татар телебез үссен, дигән изге теләктә калабыз. 22 июльдә исә алан икенче смена балаларын кабул итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре