Татарстанда бер ир-ат арбадан егылып төшеп батып үлгән
Аксубай районында зур фаҗига булган.
56 яшьлек ирнең мәетен 23 апрельдә табалар. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдагы көнне өенә кайтып килүче ир юлны кыскартырга булган күрәсең. Ул иске ташландык күпер аша китә. Тик өенә кайтып җитә алмый. Күпердә арба әйләнә һәм ир елгага егылып төшә. Елгадан ул чыга алмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев