30 июньнән 6 июльгә кадәр Татарстанда бензинның барлык төрләренә һәм дизель ягулыгына бәяләр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.
Бер атна эчендә бер литр ягулыкның уртача бәясе 68,98 сумнан 71,15 сумга кадәр күтәрелгән.
АИ-92 маркалы бензин 65,87 сумнан 67,98 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-95нең бер литры бәясе 71,45 сумнан 73,75 сумга арткан. Премиум АИ-98 бензинының бәясе 93,60 сумнан 93,87 сумга кадәр җиткән. Дизель ягулыгының бәясе ике сумнан артыкка арткан – бер литры 79,41 сумнан 81,57 сумга кадәр күтәрелгән.
Бер атна алдан да ягулык бәяләре үскән булган: уртача бәя 67,92 сумнан 68,89 сумга кадәр арткан. Май аенда Татарстанда бензинга җитештерүчеләр бәясе үсеше ил буенча иң югары күрсәткечне күрсәткән – 11,7 процент.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев