erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда җомга көнне -25 градуска кадәр салкыннар һәм бозлавык көтелә
Арча яңалыклары

Татарстанда җомга көнне -25 градуска кадәр салкыннар һәм бозлавык көтелә

23 гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлылык көтелә. Күренекле явым-төшемнәр фаразланмый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

 

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22…-27° тәшкил итәчәк, аяз вакытта төньяк һәм көнчыгыш районнарда -33° градуска кадәр суытуы мөмкин.

Көндез термометр баганалары -15…-20° күрсәтәчәк, ә төньяк районнарда һава температурасы -25° кадәр төшәр дип көтелә.

Юлларда бозлавык саклана.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев