Татарстанда җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрмәсләрме?
«Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.
Татарстанда мәктәп укучыларын җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Балаларны каникулга иртәрәк җибәрү турында карар юк. Кичә Татарстан Президенты онлайн дәрескә кушылды. Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 1-8 сыйныфларның уку программаларының бер өлешен киләсе елга калдырырга рөхсәт иткән. Хабаровск шул карарга килгән.
Гөлнар Гарифуллина
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев