erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанга кайчан кыш киләчәк?

Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, автомобиль хуҗаларына җәйге резинаны кышкысына алыштырырга киңәш ителә.

 

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, иртәгә, 26 октябрьдә, төнлә һава температурасы -1..-6, көндез +2дән -2 градуска чаклы булыр дип көтелә. 27 һәм 28 октябрьгә һава торышында әллә ни үзгәреш булмаячак. Югары басым йогынтысында явым-төшем көтелми, төнлә температура -3..-8гә кадәр төшәчәк, көндез – 0..-3 градус.

Машина хуҗаларына исә автомобильләренең тәгәрмәчләрен алыштырырга ашыгырга кирәк. Белгечләр фикеренчә, шиннарны алыштыру өчен иң кулай чор – берничә көн рәттән уртача тәүлеклек температура +5..-7 градус булганда. 

Шунысын да истән чыгармаска кирәк: быелның 1 декабреннән ЮХИДИ инспекторлары кышын җәйге резинада йөргән өчен штраф сала алачак. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә штраф яный. Шул ук вакытта аны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүз уңаеннан, кыш 17 ноябрьдә көтелә. КФУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, климат нормасы буенча даими кар катламы 17 ноябрьдә ятарга тиеш, дип фаразлый. Бу вакытта температура тотрыклы рәвештә нульдән түбәнгә күчәчәк.

http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/tatarstanga-kaican-kys-kilacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре