erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“ТАТМЕДИА”ның газета-журналларына языл һәм скутер от!

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте агымдагы елның икенче яртысына газета һәм журналларга язылучылар өчен быел да кыйммәтле бүләкләр әзерләде.

 “Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр” акциясе 12 майдан башланып китте. Акциядә катнашу шартлары бик гади: моның өчен 2021 елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан нәшер ителүче бер газета һәм бер журналга язылыгыз, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресы буенча яки электрон почта аша podpiska@tatmedia.ru квитанция күчермәләрен җибәрегез. Үзегезнең контакт телефон номерын һәм “Акция” тамгасын куярга онытмагыз! Хатларны 2021 елның 20 июленә кадәр җибәрергә мөмкин. Призларны 19 августта уйнату планлаштырыла.

Райондашларыбыз арасында “ТАТМЕДИА” чыгарган матбугат чараларына язылып, ел да бүләк отучылар булып тора. Узган ел гына да әлеге акция буенча безнең районга өч бүләк кайтты. Хәтта төп приз да безнеке булды. Мотоблокны откан Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Сәмигуллинга бүләген Казанда тантаналы рәвештә тапшырдылар. Соңрак бүләкне райондашыбызның бакчасында сынап та карадык. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сез дә бүләк оту мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Бәлки быел нәкъ менә сезгә уңыш елмаер. Акөиядә катнашыр өчен язылырга мөмкин булган газета-журналлар исемлегендә “Арча хәбәрләре” газетасы да бар. Уңышлар сезгә, райондашлар!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре