Түбән Мәтәскәдә тагын бер чишмә ачылачак
Чишмәләр булып, алар артып торсын. Чишмәләрне эшләүчеләргә рәхмәт.
Тагын бер чишмә Түбән Мәтәскәдән Югары Мәтәскәгә бару юлында эшләнде. Аны бертуган апасы Рузилә Хөснетдинова истәлегенә Даниал Шакир улы Фәсәхиев эшләтте. Халык чишмәләрдән су алырга ярата. Янәшәдәге чишмәдән юлчылар чират торып су ала. Бу чишмәнең булуы бик әйбәт булган. Озак еллар халыкны куандырып торыргы язсын.
29 августта сәгать 11дә чишмәне ачу тантанасы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев