erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әти-әнисе үз баласыннан баш тартты

Туганнан бирле дәваханәдә яшәгән 5 яшьлек кызны суд опека органнарына тапшырды. Ә әти-әнисе аңа алимент түләргә тиеш булачак.

Мәскәүнең “Ана һәм бала” клиникасында туган кызны үз әти-әнисе инде 5 ел шушы медицина оешмасыннан алмавы турында язып чыккан идек.

Сау-сәламәт баланы әнисе авыру дип саный. Гаилә баланы клиникада яшәтү, нянялар өчен ай саен миллион сум акча түккән. Әмма узган елның мартыннан бер тиен дә түләми башлаганнар. Дәваханә җитәкчелегенең суд нигезендә баланы килеп алуларын таләп итүгә дә җавап бирми бәгырьсез кешеләр. Кыскасы, гаиләгә бу бала кирәкми...

Табиблар ассызыклавынча, 5 яшьлек кыз физик һәм акыл ягыннан сәламәт. Тик аның әле бер тапкыр да урамга чыкканы, яшьтәшләре белән уйнаганы, этләр-песиләр, агачлар, чәчәкләр күргәне юк. Ул тормышны мультфильмнар аша гына белә.

Шушы көннәрдә Мәскәүнең Пресня суды кызны опека органнарына тапшырырга карар иткән. Суд ата-анасының бала хокукларын чикләгән һәм хәзер алар балага алимент түләргә тиеш булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/ti-nise-z-balasinnan-bash-tartti-112608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X