Төнге яшен нәтиҗәсендә Түбән Мәтәскәдә янгын чыккан
Яңгыр явып торуы да яраган.
Бүген төнлә бик каты яшен булды. Һәм ул эзсез дә үтмәде. Түбән Мәтәскә авылында бер сарайны яшен сугып, янып беткән. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Өйгә ут кабарга өлгермәгән. Авыл халкы терлекләрне чыгарырга булышкан. Яңгыр явып торуы да яраган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев