erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укулар башланды

Озак еллар хезмәт итсен

 

29 июльдә Арчада зур тантана булды – Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды.

– Бу үзәк районыбызга бик кирәк иде. Без аны көтеп алдык. Аны төзүчеләргә, иганәчеләргә, ярдәм кулы сузучы һәр кешегә, җитәкчеләребезгә, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллинга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Бу үзәк дини тәрбия, дини белем бирү учагы булсын. Динебезне халкыбызга, киләчәк буынга, балаларыбызга таратырга насыйп итсен, –  диде тантанада районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина.

Бина тыштан күркәмлеге белән үзенә тартып тора. Эче исең китәрлек матур: якты, зәвык белән бизәлгән, идәннәрдә затлы келәмнәр. Сыйныф бүлмәләре зур, иркен. Биредә утырышлар залы, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр бар. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, барысы да заманча.

Яңа уку елы быел шушы яңа бинада башланып китте һәм бүген рухи-мәгърифәт үзәге уңышлы гына эшләп килә.

– 16 укытучы белем бирә. 90 укучыбыз бар. Шуларның 32се кичке укуда гыйлем ала. Атнага җиде көн дәвамында укулар бара, – диде Әмир хәзрәт Миннемуллин. – Укытучыларның барысы ңа белемле, “Мөхәммәдия”. “Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәләрне, Россия Ислам университетын тәмамлаганнар. 10 төрле дини фән өйрәнелә. Көн саен 27 бала дини гыйлем ала, Коръән ятлый, шулай ук һәр якшәмбе иртәнге 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр ислам дине нигезләрен өйрәнәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Район буенча бу юнәлештә эш ничек тора?

– 13 зонага бүленеп, барлыгы 150 укытучы белем бирә. 1500 кеше дини белем үзләштерә. Шуларның 400е балалар, – диде мөхтәсиб. – Арча мөхтәсибәте каршындагы уку бүлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина барысын да контрольдә тота.

Моннан тыш биредә төрле дини чаралар да оештырыла. Җәй буе урамда мөселман киноклубы эшләде. Бу эш киләсе елга да планлаштырыла. Ифтар мәҗлесләренә бик күп кеше йөргән, Мәүлид аенда Мәүлид кичәләре үтә. Никах, исем кушу кебек тантаналар өчен аерым залы бар.

– Бик күп кеше килә. Алдан сөйләшеп куйсалар, мәҗлес итеп тә үткәрергә мөмкин, – диде Әмир хәзрәт. – Үзәк районыбыз халкына гыйлем таратуда озак еллар хезмәт итсен иде, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X