erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр спортта ничек кенә сыналмый!

Нәтиҗәләр.

    Спартакиада кысаларында район мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында спорт ярышлары булды. Арчаның 5нче гимназиясе спорт залында һәм подвалында мылтыктан ату һәм дартс буенча ярыштылар. 49 башлангыч профсоюз оешмасыннан 159 кеше катнашты. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде. Нәтиҗәләр белән танышыйк.

Дартс (хатын-кызлар)

  1. урын – Гөлназ Сабирова (Яңа Кенәр мәктәбе)
  2. – Алинә Мостафина (Арчаның 1нче балалар бакчасы)
  3. – Илмира Сабирова (Утар-Аты мәктәбе)

      дартс (ир-атлар)

  1. – Ленар Сафин (Арча Укучылар сарае)
  2. – Зөлфәт Хәйруллин (Яңа Кенәр мәктәбе)
  3. – Рәдис Бикчәнтәев (Кушлавыч мәктәбе)

      ату (хатын-кызлар)

  1. – Ләйсән Шакирҗанова (5нче гимназия)
  2. – Гөлнара Абдуллина  (Сеҗе мәктәбе)
  3. ­– Гүзәл Вафина (Шушмабаш мәктәбе)

       ату (ир-атлар)

  1. – Ришад Сәйфетдинов (6нчы мәктәп)
  2. – Фидәрис Зиннәтуллин (7нче мәктәп)
  3. – Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)

Командалар арасында нәтиҗәләр.

          дартс

1 урын – Яңа Кенәр мәктәбе

2 – Арча Укучылар сарае

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 – Утар-Аты мәктәбе

     ату

  1. – Сеҗе мәктәбе

          2 – Шушмабаш мәктәбе

          3– Яңа Кишет мәктәбе

Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре актив катнашты. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов ярышлар узган Арчаның 5нче гимназиясе җитәкчесе Нияз Муллаәхмәтовка,  узышларда катнашучыларга, ярышларны оештыруга булышкан Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәевка, Наласа мәктәбеннән Илфат Төхвәтуллинга, Арчаның 5нче гимназиясеннән Ленар Алеевка, Арчаның 1нче мәктәбеннән Айрат Сәләховка, Арчаның 11нче балалар бакчасы хезмәткәре Гүзәл Җамалиевага рәхмәт әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре