erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Басуларны эшкәрткәннән соң бал кортлары үлгән районыбыз умартачысы судта җиңде

24 майда Арча район судында умартачы һәм районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе арасында бер елга якын барган бәхәскә нокта куелды.

Узган елның июнендә умартачы үз хуҗалыгында 32 оя умарта кортының үлемен ачыклый.
Махсус тикшерү үлгән бал кортларында пестицидларның нормадан артуын һәм аларның үлеменә китерү өчен җитәрлек күләмдә булуын күрсәтә.
 Умартачы кырлары үзе яшәгән торак пункты белән янәшә урнашкан Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиесенә умарта кортлары һәм алынмыйча калган табышны түләтү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә. 
Әмма ширкәт, кырларны пестицидлар белән агулау турында мәгълүматны газетага белдерү биреп һәм “Ватсап”тагы махсус төркемдә урнаштырып барлык умартачыларны кисәтүләренә таянып, бал кортлары үлемендә үз гаебен танымый. Моннан тыш, алар кырларны эшкәртә торган пестицидларның бал кортларына зыян китермәвен күрсәтә. Кырларны пестицидлар белән күршедә урнашкан авыл хуҗалыгы ширкәте эшкәртү мөмкинлеген дә сылтау итәләр. 

Барлык дәлилләрне соратып алып, эшнең нечкәлекләрен өйрәнгәннән соң суд кырларны пестицидлар белән агулау турында авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан газетага бирелгән белдерүнең хокукый нормаларга туры килмәвен ачыклый. Моннан тыш, әлеге оешма кырларны тәэсир итүче матдәләре үлгән кортларда табылган һәм аларның үлеменә китергән булуы мөмкин булган пестицидлар белән эшкәртүе ачыклана. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суд умартачының төп таләпләрен тулысынча канәгатьләндерә һәм авыл хуҗалыгы предприятиесеннән умартачыга бал кортлары, алынмый калган табыш бәяләрен, үлгән кортларда пестицидлар ачыклау буенча тикшерү үткәрү, суд һәм яклаучыга киткән чыгымнарны түләттерү турында карар чыгара. 
Карар законлы көченә кермәгән. 

Арча район суды матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X