erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урак тәмамлана, эшләр дәвам итә

Баштарак яңгырлар ешаеп өркетеп алса да, тора-бара игеннәрне урып-җыю өчен бик матур көннәр урнашты. Күп хуҗалыклар урак өстен оешкан төстә төгәлли алдылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 сентябрьгә игеннәр 93 процент мәйданда җыйнап алынды.

Әлегә район буенча бер гектардан уртача уңыш – 31,7 центнер. “Курса МТСы”нда – 42, “Казанка”да 40 центнердан артык “Ак барс” агрокомплексы”нда, “Северный”да 38әр центнер.

Барысы 11722 тонна сабан культуралары орлыгы салынырга тиеш, шуның 6012 центнеры салынды. “Ташкичү”, “Ашытбаш”, “Северный” аны тулысынча салып куйды. “Ак барс” агрокомплексы”, “Аю” ширкәтләре дә планны үтәү алдында.

60774 гектарда туфрак эшкәртелергә тиеш, үтәлеш – 47 процент. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 5153 гектарның 4700 гектарын эшкәртте инде.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”. “Яңарыш”, “Ашытбаш”, “Ташкичү”, “Заря” хуҗалыклары күчмә фонд өчен җитәрлек орлык салып куйдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре бәрәңге ала. Бер гектардан уртача уңыш 400 центнерга якын.

14468 гектарда көзге культуралар чәчелергә тиеш. Шуның 13133 гектары чәчелде инде. Чәчүгә иң беренче булып “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте керешкән иде. Хәзер уҗым басулары яшел хәтфә кебек.

“Кырлай”, “Игенче”, “Яңарыш”, “Северный”,  “Ашытбаш” хуҗалыклары кукуруздан силос сала башладылар, уңышы куанырлык.

12 сентябрьгә район буенча бер шартлы терлеккә 22 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка”да – 37, “Тукай”да – 32 центнер, “Кишет”тә 4 центнердан аз гына артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев