erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урман җырлата да, уйната да...

Әйе, шундый күркәм табигатьтә, урманчылар бәйрәмендә ничек җырламый, гармунда уйнамый түзәсең! Фаил дә түзмәде. Кулына гармунын алды.

Фаил Шәвәлиев Лесхозда яши. Әтисе Мөхәммәтнур, әнисе Фәния. Алар алты бала. Барысы да исән-саулар. Дүрт ир туганның өчесе урманчылыкта эшли. Әти-әни белән бергә яшәдек,ди. Хатыны Лилия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Малайлары башлы-күзле, кызы Арча педагогика көллиятендә укый. Әтисе оста гармунчы була. Фаил дә кечкенәдән гармун уйный. 8 сыйныфтан туйларга гармун уйнарга йөри башладым, ди. 1984 елдан урман хуҗалыгында эшли. Башта тракторда урман да чыгара, эксковатрда да эшли. Хәзер сакта тора. Әле менә яңа гына 58 яшь тулды. Фаил, туган көнең белән! Исән-сау бул! Урманчылар бәйрәмендә гармунда уйнап, җырлады, якташ җырчыбыз Рөстәм Закировны да гармун уйнап җырлатты. Молодец! Урманчылар әнә шундый!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре