erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз хатыныма гашыйк була башладым

Яшибез бит әле.

Хәзерге вакытта бүгенге көн белән генә яшәргә кирәктер, мөгаен. Алдагы план бер дә тормышка ашмый. Һәрхәлдә, минем белән шулай.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортына укырга керергә хыялланган идем. Соңгы имтиханымны тапшырыр алдыннан гына әтием үлеп китте.

Миннән соң тагын өч бала бар. Иң кечкенәсенә биш яшь. Аны аякка бастырырга кирәк иде. Әнинең үзенә бик авырга киләчәген аңладым. Әти дә үләр алдыннан: “Улым, тормышны алып бару сиңа кала. Әниеңне ташлама”, – диде.

Аттестатта өч кенә дүртле билгесе иде, калганнары бишле. Шуңа училищега мине бик теләп алдылар. Төзүче һөнәре үзләштереп чыгып, бик яшьли эшкә тотындым. Башта шабашкаларга йөрдем, аннан бер төзелеш оешмасына чакырдылар.

Читтән торып укырга да керергә уйлаган идем, тагын барып чыкмады. Армиягә киттем. Гаилә хәле буенча калырга да мөмкин булгандыр инде. Әмма әни: “Егет кеше хезмәт итеп кайтырга тиеш. Бар, улым. Без ничек тә түзәрбез”, – диде.

Санаулы вакыт бик тиз үтеп китте. Үз оешмама кайтмадым, бу юлы үз эшемне булдырдым. Төзелеш буенча инде анысы да. Заказлар күп, дөрес, буш вакыт та юк. Көн-көн эштә, юлда. Йокларга гына кайткан вакытлар да булды.

Әмма яшь бара, өйләнергә кирәк. Бер кыз белән таныштым. Начар кызга ошамаган. Әни дә яратты үзен. “Өйләнешегез инде, каңгыраеп йөрмәгез”, – диде. Аның шул сүзе җитә калды, мин йөргән кызыма тәкъдим ясадым. Йорт төзергә тотындым. Машинам бар иде инде, өр-яңа, диярлек, аны саттым да, арзанрагын алдым. Акчасын йорт төзелешенә керттем. Эштән кайтам, үз йортыма эшләргә китәм. Аннан кайтып егылам да, икенче көн иртә таңнан тагын эшкә чыгып йөгерәм.

Әмма минем шулай үзебез өчен тырышып йөрүемне йөргән кызым тиешенчә бәяли белмәде.

– Син бу йортыңны төзеп бетергәнче ун ел үтәчәк әле. Мин карт кызга әвереләчәкмен, – дип кияүгә дә чыгып куйды.

Мин аның запаста тагын бер егете булуын белми калганмын. Ачуым чыкты. “Беренче очраган кызга өйләнәм дә куям”, – дидем әнигә. Гомердә дә авызга аракы кабып караган юк иде, ул көнне егетләр белән эчтем. Имеш, кайгымны юам. Кызымны югалту кайгысын. Соң беткәнме инде ул кызлар бу дөньяда?! Шулай да бераз тынычландым. Әмма күпкә булып чыкмады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Икенче көнне ерак юлга чыгып киттем. Барганда ук кара-каршы бер машина белән бәрелештек. Икебезнең дә машиналар чәчелде. Ярый, үзебез исән калдык. Икенче машинаның руле артында бер кыз булган. Икебезне дә бер хастаханәгә салдылар. Мин ул кадәр үк зыян күрмәдем, ул кызны яңабаштан җыярга туры килде.

Хастаханәдән чыгаргач та, янына барып йөрдем.

– Менә синең беренче очраган кызың, – диде әни. – Тели белсәң теләк, тели белмәсәң, имгәк, ди иде минем әни. Авызыңны уйлап ачарга кирәк. Аягына баса алмаса, нишләргә уйлыйсың?

– Әйткән сүз – аткан ук. Әйткәнмен икән, өйләнәм, – дидем.

Бәхетемә, әлеге кыз сәламәтләнеп аякка басты. Чибәр нәрсә, чукынмыш. Укыган да. Институтны тәмамлап, диплом алырга барышы булган. Бик нык ашыккан. Алдагы машинаны узып китәм, дигәндә... Минем машинаны күрмәгән.

Сөйләшә торгач, бер-беребезне ошатуыбызны аңладык. Башка аерылышмадык та. Матур итеп туй үткәрдек. Йортны бергәләп төзеп бетердек. Икенче елга кызыбыз туды. Матур гына яшәп ятабыз.

Ә теге йөргән кызым озакламый аерылып кайтты. Бик минем белән очрашасы килде, тик соң иде инде. Мин алай чикерткә кебек бер чәчәктән икенчесенә сикереп йөрергә яратмыйм. Яшибез бит әле. Мәхәббәт соңыннан да килә ул. Үз хатыныма гашыйк була башладым да бугай инде.

Рамил

 

  Фото: эх

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре