erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветераннарыбыз сынатмый

Район Иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова 11 сентябрьдә басуларда булып ветеран механизаторларыбызның хәлләрен белде, кыр эшләре барышы белән танышты.

Ул “Игенче” ширкәтеннән Шамил Сабирҗановка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәрид Хөснетдиновка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Әхәт Шәрәфиевкә Рәхмәт хатлары тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров акчалата премияләр белән куандырды.

Әлеге ветераннар күп еллар намус белән хезмәт иткән, бүген дә яшьләргә үрнәк. Фәрид Хөснетдинов 1983 елда ук Мари иленең атказанган механизаторы дигән исем алган булган. “Әти дә тракторчы иде, мин трактор кабинасында үстем, - ди. – Лаеклы ялда булсам да, шулай кадерне белеп торганда эшләргә дә эшләргә инде. Минем улым да шушы хуҗалыкта механизатор”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әхәт Шәрәфиевнең улы Рәмис тә “Курса МТСы”ның алдынгы механизаторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев