erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәтне саклауга таләпләр көчәйде

2022 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе хезмәт кодексының хезмәтне саклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйли торган берничә кагыйдәгә кагылышлы Федераль закон көченә керде.

Әлеге законда хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү төшенчәсе һәм принциплары, хезмәтне саклауда дәүләт идарәсен тормышка ашыручы федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт власте органнарының вәкаләтләре аныклана, шулай ук яңа таләпләр дә кертелде.

Зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартларында, аерым температура шартларында эшләр башкарганда хезмәткәрнең мәҗбүри булган шәхси саклану чараларын кулланмавы хәзер аны хезмәт хакы сакланмыйча эштән читләштерүгә нигез булып тора.

Шул ук вакытта эш бирүче хезмәткәрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итмәгән килеш аннан хезмәт бурычларын үтәүне таләп итә алмый. Андый очракта хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы күләмендә хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Хезмәткәрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү тәртибе дә үзгәрде. Яңа кагыйдәләр буенча эш бирүче Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы 2021 елның 29 октябрендә раслаган нормаларга нигезләнеп бушлай бирелә торган шәхси саклану һәм  юу чаралары нормаларын үзе билгеләргә тиеш.

2022 елның 1 мартына кадәр чыгарылган типовой нормалар 2024 елның 31 декабренә кадәр саклана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре буенча эш урынындагы хезмәт шартлары куркыныч класска кертелсә, эш бирүче андый урында эшләрне әлеге куркынычны бетергәнче туктатып торырга бурычлы. Куркынычлык классы хезмәт шартларын планнан тыш махсус бәяләү үткәреп кенә түбәнәйтелә ала.

“Бәхетсезлек очрагы“ төшенчәсе белән бергә “микрозарарлану“ (микроҗәрәхәтләр)  дигәне дә кертелде. 2022 елның 1 мартыннан эш бирүче хезмәткәрнең микрозарарлану (микроҗәрәхәт) алу вакыйгасын һәм сәбәпләрен исәпкә алу һәм карауны тормышка ашырырга бурычлы.

Эшләр башкару куркынычсызлыгына контроль булдыру максатларында эш бирүче хәзер приборлар, җайланмалар, җиһазлар кулланырга хокуклы. Аңа хезмәтне саклау өлкәсендә электрон документ әйләнеше алып бару мөмкинлеге бирелә.

Шулай ук 2022 елның 1 мартыннан хезмәт шартларының дәүләт нормалары таләпләренә туры килүе турында декларация бирү тәртибе билгеләнгән хокукый актлар гамәлгә керде.

Валерий Медведев, Арча районы прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев