erid:2VtzquqpS7d
Хокук бозучылар тоткарланды
Арча яңалыклары

Хокук бозучылар тоткарланды

ДАИ хәбәр итә

Җәмәгать суды карары белән түбәндәге машина йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аларга 30 000 сум күләмендә административ штраф салынды һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
2024 елның 19 декабрендә Арча шәһәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән А.С. Мөхәмәтҗанов идарә иткән “Мitsubishi Lancer“ автомобиле тоткарлана.
2024 елның 24 декабрендә М-7 Волга автоюлының 55 чакрымында Киров шәһәренә килү юлында машина йөртүче И.М. Фәхриев идарә иткән “Инфинити“ автомобиле тоткарланды, машина йөртүчедә ачык алкогольле исерү билгеләре бар иде.

Җәмәгать суды карары белән түбәндәге машина йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
2025 елның 2 гыйнварында Арча шәһәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән И.Р. Миннебаева идарә иткән “ВАЗ-211440“ автомобиле тоткарлана.
2025 елның 21 гыйнварында Арча шәһәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән А.И. Габделбәров идарә иткән “Киа Серато“ автомобиле тоткарлана.

Җәмәгать суды карары белән түбәндәге машина йөртүчеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аларга 45 000 сум күләмендә административ штраф салынды һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
2025 елның 5 февралендә Арча шәһәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән И.И. Рахиев идарә иткән “Лада Гранта“ автомобиле тоткарлана.
2025 елның 11 февралендә Арча шәһәрендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән Д.Ш. Зәйнуллин идарә иткән “Киа Серато“ автомобиле тоткарлана.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев