erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янганнан соң өч айдан яңа өйгә күченделәр

Хәсәншәех авылында узган ел 23 август төнендә 5 балалы Әхмәтовлар гаиләсенең йорты янды.  Өч айдан ике катлы яңа өйгә күчтеләр. Күмәк көчнең тау күчерүе шушы икән.

...Безнең редакция машинасы Хәсәншәех авылында кызыл кирпечтән эшләнгән биек яңа йорт янына килеп туктады. Каршы чыккан йорт хуҗасы Данил:

– Бу безнең өй була  инде, – дип таныштырды. – 1 декабрьдә күчтек. Янгач, берничә көн бөтенләй аңгыраеп йөрдем. Лилия декрет ялында. Мин “Ватан” ширкәтендә төрле эштә. Янган йортны 2006 елда гына төзегән идек бит әле! Үз көчебез белән. Тагын ничекләр итеп йорт җиткерербез?! Бик нык булыштылар. 1 көн тик тормадык.

Ишегалдында янган йортның яхшы итеп таштан эшләнгән зур нигезе тора. Эчкәрәк узгач, терлекләр торагы. Анда фермадагы шикелле, сөбханалла,  сыерлар тезелеп киткән. Барысы сигез.

Өйгә кердек. “Хәзер авыл кешесе шәһәрнекеннән ким яшәми, яхшырак та яши әле”, – дия-дия, мунчасы, бәдрәфе бер түбә астында булган яңа йортны карап чыктык. Икенче катка күтәрелдек.

Күршеләрендә генә яшәүче әниләре Галия апа да кереп җитте. “Ул кичне улым Данилларга соң гына кереп чыктым, – дип сөйли. – Өстәл янында барысы да җыелышып тәмләп балык ашап утыралар иде. Мунча ягындагы ишектән кердем, шуннан чыктым. Төтен исе сизелмәде. Озак та үтмәде, төнге сәгать 11ләр тулып киткәч, шул яктан янгын чыкты...”.

– Йоклаган идек инде, – ди Данил Әхмәтов. – Ярый әле 5 яшьлек улыбыз Әмир йокламаган булган. Телефонда уйнап яткан. Түшәмдәге янгынны белгертүче прибор чыелдый башлагач, йөгереп килеп: “Әти, тор, теге әйбер чыелдый башлады, – дип мине уятты. – Ул приборны куйганнары өчен янгынчыларга рәхмәт. Мунча ишеген ачып җибәрүем булды, ут мине алып бәреп, өй эченә ыргылды. Урамдагы яшьләр дә күреп, йөгереп керде. Үзебез исән-сау калыйк дип, тизрәк өйдән чыгып киттек. Булышырга кергән яшьләргә дә, берәр бәла булмагае дип, чыгарга куштым. Өй бик тиз янып бетте. Эчен фигуралы такта белән тышлаган идек.

– Ут түбәдән шиферны чартлатып алып ыргыткан саен минем йөрәк дерт итеп китә.., – дип искә төшерә Галия апа. – Ярый әле җил булмады. Ялкынлы төтен туп-туры өскә күтәрелде. Күршеләргә зыян килмәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Идәндә нәни Рәйхан мәш килә. Йөри башлаган. Мүкәйләп тә элдертә, тәпили дә, келәм өстенә ятып тәгәри дә... Әнисе өлгерсен генә. 5 малай! Бүген олысы Исламга 12 яшь. Солтанга – 10, Әмиргә – 6, Кәримгә 3 яшь, Рәйханга 11 ай. Август төнендә 5 бала белән урамда кал әле син!

– Рәхмәт инде энекәш Рамил белән Әлфиягә, өч ай буе аларда яшәдек, – ди Данил.

Ә рәхмәт сүзен Данил белән Лилия бик күпләргә әйтәләр. Район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков, “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, бригадир Габдерәфыйк Шәрипов, Хәсәншәех мәктәбе директоры Шамил Сәлахов, туганнар, күршеләр, авылдашлар, күрше авыллар, район оешмалары... – бар да ярдәмгә күтәрелә. Ярдәм итүчеләрне исемнәре белән атадылар. Чын йөрәктән рәхмәт әйттеләр. Эшмәкәрләр Суфия белән Марсель Газизовларның бушка һәм арзан бәягә әҗәткә биргән яңа йорт җиһазларын да күрдек. Игелекле кешеләр барына сөендек.

Түшәмдә янгынны белгертүче прибор булмаса, белмим, фаҗига нинди юнәлеш алган булыр иде икән?! Лилия белән Данилга, шушы нигездә сөенеп, шатланып, балалар бәхете белән  озак еллар яшәргә язсын.

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X