erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яратып һәм якын итеп: "Света апа" дип йөри идек

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Светлана Рәшит кызы Харитонованы соңгы юлга озаттык.

Бу хәбәрне бик авыр кабул иттек. Әле кайчан гына хастаханәдә вакытында телефоннан хәлен сорашкан идек. “Хәлем авыр, сакланыгыз, алдан дәвалана белмәдем”, – диде. Соңгы сөйләшүебез булган икән...

Бергә эшләгән вакытларны искә төшереп утырабыз. Тәрҗемәче иде ул. Татарчадан русчага тәрҗемә итте. Үз хезмәтен шулкадәр яхшы белә, җаваплы, таләпчән, тырыш. Киңәш я ярдәм сорап керсәң, бөтен эшен ташлап сиңа булышырга ашыга.

Балалары Марина белән Сергей безнең күз алдында үсте. Гаилә кордылар, үзләре әти-әни хәзер.

1944 елның 10 гыйнварында Апаста туа Светлана Рәшит кызы. Гаиләдә 11 бала, ул җиденчесе. Әтисе агроном, әнисе өйдә, балалар янында. Мәктәпне кыз көмеш медаль белән тәмамлый. Башта авылда, аннан Апаста башлангыч сыйныфларны укыта. Апас район газетасында корректор булып эшли. 1969 елда язмыш аны Казанга китерә. Татар китап нәшриятында эшли. Шунда эшләгәндә Арча егете Виталий белән таныша. Менә шулай Светлана Харитоновлар гаиләсенә килен булып төшә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчага килгән яшь ханым башта Арча район күчмә китапханәсен җитәкли, аннан КПСС райкомында техник секретарь, машинистка була. Редакциягә ул 1976 елда килә. Һәм лаеклы ялга чыкканчы 25 ел дәвамында тәрҗемәче булып эшләде. Коллективта хөрмәт һәм абруй казанды. Үз эшенең остасына әверелде, яшьләр белән бик теләп тәҗрибә уртаклашты. Яратып һәм якын итеп без аны Света апа дип йөртә идек.

Света апа, урының оҗмах түрләрендә булсын. Без сине һәрчак шулай якын итеп һәм яратып искә алырбыз. Синең ягымлы йөзең һәрчак күңелләрдә сакланыр, үтемле, төпле киңәшләрең, һәр кешене якын итә белүең безнең өчен үрнәк булыр. Без аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X