erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Яшь йөрәкләр" күңелләрне күтәреп китте

Без Яңа Кенәрнең “Мәрхәмәтлек” тернәкләндерү үзәгендә ял иттек. Арчадан “Яшь йөрәкләр” ансамбле килеп, безне ял иттереп, күңелләребезне күтәреп, концерт куеп китте.

 

 

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле инде 12 елдан бирле эшләп килә. Анда, олы яшьтә булсалар да, сәнгатьне яраткан, җырга, моңга гашыйк хатын-кызларыбыз йөри.

Ансамбльне оештырган Нәсимә Гарифуллина бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган, үз эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаручы мәдәният хезмәткәре. Ансамбльдә җарлауның нечкәлекләренә өйрәтүче музыка белгече Гүзәл Минхәерова ансамбльнең уңышларга ирешүендә күп көчен куйган. Гармунчы Вилорик Зыятдинов та гармунда, төрле уен коралларында уйный, аерым җырчыларны җырларга өйрәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 “Яшь йөрәкләр” халык ансамбле инде күп еллардан бирле Казанда һәм шул исәптән, Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә чыгыш ясап, югары үрләр яулап, күп тапкыр лауреат исеменә лаек булган.

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбленә мактаулы исемнәр алуда үзләренең көчләрен куйган ансамбль җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безне, үзәктә ял итүчеләрне хөрмәтләп, ерак араларны якын итеп, монда килеп күңелле ял иттергәннәре өчен  олы рәхмәтебезне әйтәбез. Үзәктә Теләче, Арча, Саба, Әтнә районнарыннан килеп ял итүчеләргә аларның чыгышы бик ошады.

Барлык тамашачылар исеменнән:Венера Җиһаншина, Әтнә районы, Кышлау авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X