Яшелчә орлыкларын нинди материалдан ясалган контейнерларга чәчәргә?
ПВХ яки полистиролдан: әлеге конструкциянең капкачы бар. Шуның белән ул кечкенә генә парник булып тора. Үсентене тамырына зыян китермичә генә алып була. Җитешсез ягы – бәясе кыйммәтрәк.
Торфлы чүлмәкләр: үсентене грунтка чүлмәге белән бергә утыртып була. Табигый материал шунда чери һәм үсентегә комачауламый. Әмма утыртыр алдыннан төбен һәм стеналарын бераз ертып куегыз. Составында картон да булгач, озак череячәк. Шунысы да бар: коры булганда, грунт катып китә, артык дымлы булса, гөмбәчекләр барлыкка килә.
Кәгазьдән әкәм-төкәм рәвешенә китереп тә чәчүчеләр бар. Озын һәм тар кәгазьгә 1 см калынлыкта грунт җәеп, өстенә орлык сибәләр һәм төреп баралар. Бу ысулның мәшәкате күбрәк.
Пластик шешәләр, полиэтилен стаканнар – иң арзан вариант. Тик аларда грунт тиз кибә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев