erid:2VtzquqpS7d
Җылы оекбашлар өчен ничек сөенде
Арча яңалыклары

Җылы оекбашлар өчен ничек сөенде

Лилия Нутфуллина: “Ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Берсе Днепрны кичкәндә һәлак булган. Алар хөрмәтенә кулымнан килгәнчә эшлим”

Шуның кадәр тырыш ханым ул, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Маскировка челтәре кирәк, дию җитә, йокламыйча бер төн эчендә берүзе бәйләп китерә.

Кәчедән Лилия Нутфуллина белән без уйламаганда гына танышып, сөйләшеп киттек. Аралашу барышында аның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә ярдәм итү өчен җаны-тәне белән тырышып йөрүе билгеле булды.

– Минем олы улым Чечняда ел да өч ай хезмәт итте. Аның өчен ут йотып торуымны гомер онытмыйм. Кече улым да армиядә булды, командирыннан рәхмәт хатлары килде. 2022 елның сентябрендә мобилизациягә эләкте. Авырып китү сәбәпле, кайтардылар. Әмма ул күңеле белән анда, егетләргә көченнән килгәнчә булышырга тырыша. Быел җәй генә дә көн-төн эшләп, тиз арада, яралыларны алып чыгу өчен ике тагылма арба ясап җибәрде. Мин дә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам, маскировка челтәрләре үрәм, җылы оекбашлар бәйлим, акчалата  да күп булышам. Бүген яу кырындагыларга безнең ярдәм кирәк. Минем анда бер кешем юк, дип күз йому бер дә дөрес түгел. Мин үзем икенче төркем инвалид. Әмма тик ятарга оятым кушмый. Оекбашлар бәйләгән идем. Махсус хәрби операция барган зонадан кайткан Айван авылы егетенә тапшырдым. “Менә шулар  бик кирәк иде”, – диде ул рәхмәтен белдереп. Шул сүзләрдән соң ничек тыныч ятасың? Без монда җылыда, рәхәттә. Нәрсә кирәк, шуны алабыз, ни телибез, шуны ашыйбыз. Ә ул җылы оекбашлар өчен ничек сөенде!

Лилия ханым үз гомерендә авырлыкларны бик күп күргән. Алты балалы гаиләдә икенче бала булган. Аннан соң тагын дүртәү! Әнисе эштән кайтып кермәгән, балаларга вакыты да җитмәгән. Шуңа биш кыз, бер малай кечкенәдән үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән.

– Әни безне тәртипкә өйрәтте. Ачуланып та бетерми иде ул. Бары бер сүз әйтә. Аңларга үзебезгә кала. Ә эшкә үзебез өйрәндек. Әни көндез эштә, буш вакытларында өйдә тегә. Оста тегүче иде ул. Кешеләргә дә матур күлмәкләр тегеп бирде. Мин бик кызыга идем аңа. Әни өйрәт әле, дияргә куркам. Шуңа урамга уйнарга чыкмыйм, тегү машинасы алдына утырам. Әни кайткач, кем кагылды икән минем машинага, көе киткән, дип йөри башлый. Мин дәшмим. Шулай үзлегемнән өйрәндем. Әни кебек оста булмасам да, тектем дә, машиналарны да көйләдем.    

Өченче сыйныфта чагында кыз әнисенә ярдәм итәргә фермага йөри башлый. Бишенче сыйныфтан соң аны кеше урынына сыер саварга чакыралар. Шунда исәпкә алучы, лаборантка һөнәрләрен дә үзләштерә. Җәен уфалла арбасы белән кишер, чөгендер, кәбестә арасыннан чүп җыярга йөри. Беренче тапкыр бишенче сыйныфта укучы апасы Гөлгенәгә ияреп Казанга сөт сатарга бара. Бишенче сыйныфка кадәр дүрткә, бишкә укып барса, алтынчы сыйныфка Арчаның икенче мәктәбенә  килгәч, укуы бераз какшый.

– Рус сыйныфына керергә, дип барган идем. Аннан бу мәктәптә тегәргә дә өйрәтәләр. Шунысына да кызыктым. Төшкә кадәр аллы-артлы асып, Казанга сөт сатарга китәм, төштән соң – мәктәпкә. Уем өй, әни турында иде. Әти холыксызрак булды. Дәресләр калды, укуым начарланды. Мин кешеләр белән аралаша алмадым, кызлар арасында дусларым да булмады. Куркаграк, оялчан идем. 30-40 яшьтә генә тел ачылды, табиб киңәше белән үземне кулга алып, аралашып киттем. Ике бала белән иремнән аерылган вакытлар иде. “Үзем урамда үстем, балаларымның да урамда үсүен теләмим”, – дидем дә шундый карарга килдем. Икенче тапкыр тормыш корып карадым, анысы да уңышсыз чыкты. Өч малайны берүзем карап үстердем. Әни урынына да, әти урынына да үзем булдым. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Кызлар эше дип тә тормыйлар. “Әни, рәхмәт, безне шулай тәрбияләгәнсең”, – ди хәзер кече малай. Тырыштым инде. Терлекләр, кош-корт асрадым, сөт саттым, бәрәңге үстердем. Шулай аякка бастырдым. Үзләре дә тырыш булды. Үсеп җиткәч, уртак көч белән өйне төзекләндереп чыктык. Шуннан соң уртанчы улым  Руслан төзелешкә китте, бүгенге көндә прораб. Ә кечкенәсе техника белән мавыкты, телефоннар төзекләндерде. Бу хакта белгәч, отверткалар җыелмасы алып бирдем үзенә, – диде Лилия ханым. – Армия алдыннан шоферлыкка уку өчен акча кирәк булды. Әтисе булышудан баш тартты. 260 баш каз чистартып (60ы үзебезнеке), улым Илнар белән егерме мең сум акча эшләдек, барыбер укып чыкты. Соңрак шул акчаларны кушып арзанга гына булса да машина да алып бирдем. Шуның белән машиналар сүтеп җыярга өйрәнеп китте. Хәзерге вакытта үзмәшгуль, үзенең автосервисы бар. Югары уку йортларында укыта алмадым. “Әнием, үзеңә генә авыр бит, укырга кертә алмыйсың. Без эш атлары, эшләрбез, – диде олы улым Эдуард шул хакта әйткәч. Ул бүгенге көндә “Промбурсервиста” өлкән бурильщик. Бик хөрмәт итәләр үзен. Аллага шөкер, улларым алтын куллы. Рәхмәт, тәртипле булып, сүземне тыңлап үстеләр.

Лилия ханым үзе дә эшли әле. Казан шәһәренең 79нчы лицеенда, сак системасында. Бик җаваплылык сорый торган хезмәт. Балалар бит. Маскировка челтәрләрен буш вакытларында, я ял көннәрендә төнгә кадәр үрә. Бу хакта ул сыйныфташлар төркеменнән ишетә. “Теләге булганнар Арча станциясендәге күпфункцияле үзәккә челтәр үрергә килсен”, – дип яза сыйныфташы Зөлфия Галәветдинова. Сыйныфташларны күптән күргән юк, дип, барып килергә була. Савабы булыр, ди улы да. Илтеп тә куя. Бина эченә килеп керсә, бер таныш кеше юк. Башта башкалар үргәнне карап тора, аннан үзе кушылып китә. Бик тиз өйрәнә, шул арада одеял кадәр җирне үреп тә ташлый.

– Ләйлә Афзалова безнекеләргә дә күрсәтер идең, дип, мине Ашабашка чакырды. Биш әби, мин, Ләйлә үзе бер челтәрне үреп тә чыктык, – диде Лилия Нутфуллина. – Кеп-кечкенә авылда үрәләр, нигә безнең Кәчедә юк, дигән уй килде. Оештырсагыз, мин киләм, дидем. Үзем материалларын таптым. Биш челтәр үрерлек иде. Өйдә әзерләп үк төштем. Мин аннан-моннан эшләгәнне яратмыйм. Матур булсын. Үзебезнекеләргә бит алар. Егетләребезгә! Дүрт кеше ике челтәр үрдек. Калган өчесен өйгә алып кайтып үзебезнең кечкенә генә бүлмәдә эшләдем. Дүрткә алты метрлы челтәрләр бит ул. Ярдәмчеләрем дә булды. Аеруча Гөлназ Миннебаева белән Айсылу Закировага, Гөлйөзем Гайнетдиновага рәхмәтле мин. Сүз тыңлап шушы эшкә чын күңелдән кушылганнары өчен. Киленем Ландышка да рәхмәт. Ул миңа һәрчак ярдәм итеп тора. Бүгенге көндә Ландыш белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен ипи киптерәбез.

Аннан Лилия шәмнәр ясау уе белән янып йөри башлый. Айсылу сөйләшеп, парафин алу өчен авыл җирлеге акча бирә. Заказ буенча 22 килограмм парафин кайтаралар. Банкалар җыялар. Монда да Айсылу белән Гөлназ зур тырышлык куя. Лилия үзе оекбашлар да бәйләп тапшыра. Тора-бара Саба районыннан “Ярдәмләшик” төркеменә дә кереп китә. Махсус хәрби операция зонасына кирәк әйберләргә акча җибәрә, медикаментлар алып, штабларына үзе илтеп бирә. Аннан соң да әле бик күп әйберләр илтеп тапшыра.

– Аларның башкарган эшләренә сокланырлык. Кечкенә генә авыллар да бөтенесе бергә, бердәм, – ди Лилия ханым. – Мин шәмнәр ясау өчен акчалата тагын ярдәм җибәрдем. Хезмәт хакы алгач, тагын акча күчерәм. Әле менә юри генә санап чыккан идем, акчалата гына егерме мең сумнан артык ярдәм күрсәткәнмен икән, Аллага шөкер. Исән-сау булып эшләп торсам, алга таба да хәлемнән килгәнчә ярдәм итеп торачакмын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев