erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Йөзләп сыерны янгыннан коткарганнар

Әгерҗе районында бер фермада янгын чыккан.

Фермада йөзләп сыер булган. Аларны уттан алып чыгарга өлгергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18 гыйнварда ферма түбәсендә янгын чыга. 112 бердәм номерына шул хакта 14.41 сәгатьтә шалтыратып әйтәләр. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр түбәнең пыскып ятуын, бина эченә төтен тулуын күреп ала.

Алар утка таралырга ирек бирми. Түбәнең бер өлешен сүтәләр. 15.23 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерәләр.

Язма һәм фото“Татар-информ“нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев