erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур эшкә керешер алдыннан

11 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыклардагы урып-җыю техникасын кабул итү булды.

“Яңарыш“ ширкәтендә һәр эшкә яхшы әзерлек белән киләләр.  Комбайннар, башка техника әзер, комиссия әгъзалары аларны җентекләп карап тиешле бәясен бирде. Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышны җыйнап алуда уңышлар теләде.
“Курса МТСы“, “Казанка“, “Северный“, “Кырлай“ ширкәтләрендә әзерлек яхшы.

“Игенче“ ширкәте базасында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар белән сөйләшү барышында Р.Фәттахов, И.Нуриев бүгенге көндә алда торган бурычлар турында сөйләделәр. Уракка төшәр көн дә ерак түгел, эссе һава игеннәрнең өлгерүен тизләтә. Шуңа күрә булган җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Министр урынбасары “Кырлай“ ширкәте җитәкчесе Марат Кәримовны туган көне белән котлады, авыл хуҗалыгын үстерүгә  керткән өлеше өчен рәхмәт әйтте.
Илшат Нуриев азык әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев