erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зур штраф та куркытмый

ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күреп, белеп, укып, ишетеп торабыз. Әмма... ни кызганыч... алар һаман да очрый.

6 июньдә булган җәмәгать суды тагын алты кешене административ хокук бозуда гаепле дип табып, аларга карата тиешле карарны чыгарды. 
5 майда иртәнге җидедә Арча–Мари Иле автомобиль юлының беренче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәткәрләре “Лада Калина” машинасын тоткарлый. Йөртүчесе 1999 елгы Илфат Шиһабетдинов алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән була. Моны махсус прибор белән тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә. Аңа карата административ материал төзелә һәм эше җәмәгать судына җибәрелә. 

6 майда шәһәрнең Вагыйзовлар урамында көндезге уникенче яртыда ЮХИДИ бүлекчәсе хемәткәрләре “КИА Сид” машинасын туктаталар. Аның да йөртүчесе 1996 елгы Илфар Ильязов алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артында юлга чыккан була. Эчкәнлеген махсус прибор ачыклый. 

23 майда кичке җиде туларга егерме минутта Галактионов урамында 1973 елгы Фаил Мефтахутдинов юл-патруль хезмәткәрләре кулына эләгә. Махсус прибор аның да эчкән килеш юлга чыкканын күрсәтә. 26 майда төнге бердә Банк урамында 1980 елгы Марат Шәймуллин йөрткән “Форд Фокус”, 28 майда кичке дүрттә Көнбатыш урамында 1963 елгы Рәис Тимергалиев идарә иткән “ГАЗ-330202” машиналарын тоткарлыйлар. Бу очрак-ларда да йөртүчеләре алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан була. Моны махсус прибор ярдәмендә урында ачыклыйлар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә 6 июньдә булган җәмәгать суды йөртүчеләрен административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм аларга Россия Федерациясе Административ хокук бозу кодексының 12.8 маддәсе, беренче бүлеге нигезендә 30 мең сум штраф салына. Шуның өстенә әле бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм дә ителәләр.  

20 майда Большая урамында төнге унике туларга унбиш минутта юл-патруль хезмәткәрләре 1983 елгы Ленар Сибгатуллин идарә иткән “Лада Приора”ны туктаталар.  Ул да исерек хәлдә руль артында була. Әмма урында тикшерүдән дә, медицина учреждениесенә барудан да баш тарта. Суд аңа карап тормый, Административ хокук бозу кодексының 12.26 маддәсе, беренче бүлеге нигезендә 30 мең сум штраф сала һәм бер ел да алты айга машина белән идарә итү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм ителә.  

26 июньдә Арча районы территориясендә “Тоннель“ профилактик чарасы була. Анда да исерек килеш юлга чыккан машина белән идарә итүчеләрне барлаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев