Әфган егетләре
Наласа балалар бакчасында очрашу.
“Әфган егетләре”
Ачы бураннарда
Куе томаннарда
Давылларда җилкән кебек без!
Җиһаннан нур алган,
Нигезләрдә калган,
Милләт өчен янган егет без...
Авылда чыныккан
Көлмәгән сыныктан,
Тормыш арбасында дегет без!
Дөньяны агарткан,
Үз илен яраткан,
Яшим , дип җан аткан егет без! Рүзәл Минһаҗев
Бүген Наласа балалар бакчасында, үзләрен чын егет дип әйтерлек егетләребез –Әфган сугышы ветераннары белән җылы очрашу булды.Бу кичәбез ерак Әфган җирендә гомерләре өзелеп, мәңге яшь булып калган солдатлар, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында, кем өчен, ни өчен кан коюлары да аңлашылмаган сугышта һәлак булучылар, бу сугыштан исән-сау кайтучылар турында.
1979 нчы елның 27 нче декабрендә илебез өстенә сугыш күләгәсе үрмәли. Әфган сугышы. 9 ел, 1 ай һәм 19 көн дәвам итә һәм һаман да серле табышмак булып кала бирә. 2025 елның 15 февралендә соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 36 ел тула. Әйе, моннан нәкъ 36 ел элек, 1989 нчы елның 15 нче февралендә Брежнев хөкүмәте башлап җибәргән “тантаналы марш” тәмамлана.
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Безнең туган авылыбыз Наласадан да лачындай егетләргә Әфган җирен, корал тотып утка керергә, иксез-чиксез океаннарны, күкләрне гизәргә туры килде.
Менә алар: Халиуллин Рөстәм Нурзада улы, Шаһиев Данил Гаптеләхәт улы, Шаһиев Наил Габдрахман улы, Галиуллин Фәрит Әхмәт улы, Гайфуллин Илсур Әхмәдулла улы
Кызганычка каршы Фәрит абый бүгенге көндә вафат. Әфганистан сындырган язмышлар...
2023 елның 26 март көнне Галиуллин Фарит яшәгән йорт стенасына истәлек тактасы куелды. Истәлек тактасын куерга Фәритнең бер ротада хезмәт иткән хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар Балтач районыннан Бербаш авылыннан Фаил Шәфигуллин, Чаллдыан Фәрит Борханов, Югары Атыдан, хәзерге вакытта Чаллыда яши, Фәрит Мөхәммәтгалиев. Раойнның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Илнур Яруллин, Наласа авылы җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, мәрхүм Фәритнең абыйсы Рәдифнең гаиләсе һәм башкалар бу истәлекле чараны оештырдылар.
Әфган егетләре өчен оештырылган кичәбез матур шигырьләр, җырлар,дәртле биюләр белән үрелеп барды.Ветераннарыбыз балаларны үзләренең тормыш юллары, Әфган җирлегендә хезмәт иткән чорда булган вакыйгалар белән таныштырдылар, истәлекле фотолар белән бүлештеләр.Балаларга матур теләклр теләделәр, тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.
Без дә үз чиратыбызда Әфган ветераннарыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.Аларга сәламәтлек, озын гомер, тигезлек,балаларының, оныкларының игелеген күреп, бәхеттә, шатлыкта яшәүләрен телибез. Илләребез тыныч,имин булсын.
Наласа балалар бакчасы тәрбиячесе Хөсәенова Римма Нәзгат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев