erid:2VtzquqpS7d
Арча педагогика көллиятендә коррупциягә каршы  чара узды
Сезнең хатлар

Арча педагогика көллиятендә коррупциягә каршы чара узды

Татарча җәй ял аланында “Намуслылар иленә сәяхәт” исеме астында квиз уен үткәрелде

 

15 нче июль дә Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” төбәкара җәйге ял аланында “Намуслылар иленә сәяхәт” диеп аталган квиз уен үткәрелде. Балалар, төрле биремнәр үтәп, ришвәтчелекнең илебез үсешенә ни дәрәҗәдә зыян салуын дәлилләп бирделәр. Чара Арча районы иҗтимагый совете белән берлектә оештырылды. Соңыннан кунаклар балаларга ришвәтчелеккә каршы үзләре ясаган рәсемнәр төшкән календарьлар бүләк иттеләр. Чара күңелле үтте.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев